- РУС
- ТАТ
драма актёры, режиссёр, педагог, Башкортстан АССРның халык артисты (1944), РСФСРның атказанган артисты (1957)
1889 елның 1 гыйнвары, Казан губернасы, Зөя өязе Сатмыш авылы –1974 елның 13 мае, Уфа шәһәре.
1918 елда Кыштым реаль училищесен тәмамлый.
Сәхнә эшчәнлеген 1918 елда Златоуст шәһәрендә һәвәскәр театрда башлый.
1923–1968 елларда М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында: актёр, режиссёр, сәнгать җитәкчесе, театр музее мөдире. Бер үк вакытта 1926–1952 елларда Башкорт сәнгать техникумында укыта.
1931–1933 елларда Мәскәү укыту-театр комбинатының режиссёрлык – педагогия факультетында укый.
Киң иҗат диапазонлы, комик һәм драматик характерларны да тирәнтен ачуга сәләтле актёр буларак, башкорт сәхнә сәнгате тарихында урын алган күп кенә рольләрне башкара. Ул иҗат иткән Мамаев («Зимагурлар», С.Мифтахов), Сафа мулла («Кара йөзләр», М.Гафури), Салих бай («Бай һәм батрак», Х.Хәмзә), Шмага («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Фурманов («Фетнә», Д.А.Фурманов), Фаюнин («Ябырылу», Л.М.Леонов), Ленин («Онытылмас 1919 ел», В.В.Вишневский), Мамлок («Профессор Мамлок», Ф.Вольф) образлары хисләрнең чынлыгы, тормышның дөрес чагылдырылуы, тышкы гадилек, характерның эчке логикасын төгәл ачу белән аерылып тора.
Режиссёр буларак, Башкорт драма театры сәхнәсендә У.Шекспирның «Отелло», Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» («Коварство и любовь»), К.А.Тренёвның «Любовь Яровая», М.А.Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» («Поднятая целина»), Х.Хәмзәнең «Бай һәм батрак», И.Абдуллинның «Тирән сулыш» әсәрләрен куя.
Бухарский куйган спектакльләргә тирән эчтәлек, төп идеяләрнең ачыклыгы, романтик күтәренкелек хас.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1955).
Мәһәґиев М. Театр тураһында. Өфө, 1962.
Башкортостан: Краткая энциклопедия. Уфа, 1996.
Автор – И.И.Илялова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.