Биографиясе

1853 ел, Полтава шәһәре – 1929 елның 2 августы, Иркутск шәһәре.

Театр эшчәнлеген Полтава шәһәрендә Н.Н.Дюков антрепризасында башлый, аннан соң Харьков шәһәрендә (1873–1886) администратор сыйфатында дәвам итә, 1880–1882 елларда П.М.Медведев җитәкчелегендә эшли.

1886 елның җәендә Воронеж шәһәрендә актерлар ширкәтенең җаваплы җитәкчесе, 1886–1889 елларда Харьковта антреприза тота, гамәлдә бөтен эшләрнең хуҗасы була: труппа туплый, репертуарны билгели, шәһәр хакимияте белән эш алып бара.

1893–1901 елларда Казанда һәм Саратовта антреприза тота. П.М.Медведев традицияләрен дәвам иттереп, ике труппа – опера һәм драма төркемнәре оештыра. Алар шәһәрләрдә яртышар сезон эшлиләр. Башлыча тәҗрибәле һәм провинциядә танылган актерларны җәлеп итә.

Казандагы труппада А.И.Каширин, П.В.Самойлов, М.М.Петипа, П.М.Шувалов, М.И.Барышева-Свободина, А.А.Немирова-Ральф, Ж.Т.Агарева-Инсаровалар эшли; Н.Н.Литовцева, В.И.Качалов хезмәт эшчәнлекләрен монда башлыйлар; М.Г.Савина, М.В.Дальский, В.Н.Давыдов, М.И.Писарев гастрольләргә киләләр; Ю.М.Юрьев 1897 елның җәендә Казанда беренче булып Чацкий һәм Хлестаков рольләрен башкара.

Казанда эшләгән елларында Бородайның драма труппасы А.Н.Островскийның 24 пьесасын, Н.В.Гогольнең 5 әсәрен, шул исәптән «Мертвые души», Л.Н.Толстойның «Власть тьмы» һәм «Плоды просвещения» пьесаларын, А.П.Чеховның – 4, У.Шекспирның 10 пьесасын, Софоклның «Эдип», Ж.Расинның «Федра», С.В.Ковалевская, В.И.Немирович-Данченко, А.И.Сумбатов-Южин, Г.Ибсен, Г.Гауптман, Э.Ростан әсәрләрен сәхнәгә куя.

Опера белән җитәкчелек итүгә иң яхшы дирижер һәм режиссерларны – Е.Д.Эспозито, И.О.Палицын һәм Н.Н.Боголюбовны җәлеп итә. Казанда бу елларда 20 ләп опера, шул исәптән М.П.Мусоргскийның «Борис Годунов», А.Г.Рубинштейнның «Маккавеи», П.И.Чайковскийның «Пиковая дама», Р.Вагнерның «Тангейзер», В.-А.Моцартның «Дон Жуан», Дж.Вердинең «Дон Карлос» һ.б. опералар куела, репертуарда, башлыча, рус опералары урын ала.

1899 елда А.С.Пушкинның тууына 100 ел һәм Казанда опера куела башлауга 25 ел тулу уңаеннан гастрольләргә Ф.И.Шаляпин чакырыла.

Бородай шәһәр приютлары, мохтаҗлыкта яшәүче студентлар өчен хәйрия спектакльләре куюны, гимназия укучыларына бушлай билет таратуны гамәлгә кертә, театрның тәрбияви ролен игътибар үзәгендә тотып, шәһәр читендә яшәүчеләрне, хезмәт кешеләрен театрга җәлеп итәргә тырыша.

1901–1907 елларда Киев, 1910 елдан Иркутск шәһәрләрендә антреприза тота.

Әдәбият

Синельников Н.Н. Шестьдесят лет на сцене. Харьков, 1935.

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958.

Театральная энциклопедия. М., 1961. Т. 1.

Кантор Г.М. Музыкальный театр в Казани в XIX – начале XX веков. Казань, 1997.

Автор – Ю.А.Благов