Эчтәлек

Чын исем-фамилиясе — Мостафина Өммегөлсем Муса кызы.

1891 елның 19 ноябре, Казан 1968 елның 10 гыйнвары, шунда ук. 

Сәхнә эшчәнлеген 1910 елда «Сәйяр» труппасында башлый. Татар актрисаларының беренче буыны вәкиле, профессиональ татар театрын формалаштыруда һәм башкару осталыгының милли традицияләрен үстерүдә зур роль уйный.

Г.Камал, Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Г.Исхакыйның драма һәм комедияләрендә күп кенә сәхнә образларын беренче башкаручы була. Табигый күзәтүчәнлеге, тормышны тирәнтен белүе, сәхнәдә үзен кыю тотуы аңа беренче рольләреннән үк үзен гаять сәләтле актриса итеп күрсәтергә ярдәм итә, театр тәнкыйтьчеләре дә моны таный.

Г.Камал пьесалары буенча куелган спектакльләрдә ул башкарган Хәмидә («Бүләк өчен»), Асраукыз, Гайшә, Гайни («Бәхетсез егет»), Сәрбиҗамал («Фахишә»), Гафифә («Беренче театр»), Гөлҗиһан («Банкрот») образлары, конкрет тормыш детальләре белән баетылып, аерым социаль типлар сыйфатында беркетелеп, драматург иҗат иткән характерларны чагылдыруның классик үрнәге дәрәҗәсенә күтәрелә.

Г.Тукай, Г.Коләхмәтов, Г.Камал, Г.Исхакыйларның демократик һәм мәгърифәтчелек идеяләрендә тәрбияләнгән актриса үз героиняларының көлкеле кыланышлары артында кырыс чынбарлык, кискен социаль каршылыклар, яңа, алдынгы идеяләр белән иске консерватив тормыш рәвеше арасындагы көрәш киеренкелеге ятканлыгын күрә һәм күрсәтә белә.

Күп кырлы сәләте, тормыш дөреслегенә тайпылышсыз тугрылыгы драматик һәм көлкеле рольләрне бертигез дәрәҗәдә ышандырырлык итеп уйнау мөмкинлеге бирә. Болгарская башкарган Шәфика («Мескен бала», Н.Кәмал), Маһисылу («Ачлык кушты», Я.Вәли), Сәлимә («Тигезсезләр», Ф.Әмирхан), Гөлҗамал («Надиршаһ», Н.Нариманов), шулай ук Луиза («Мәкер һәм мәхәббәт», Ф.Шиллер), Катерина, Полина, Кручинина («Яшенле яңгыр», «Төшемле урын», «Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский) рольләре җәмәгатьчелектә зур яңгыраш таба, актриса аларда хатын-кыз язмышының драматик, кайчакта фаҗигале дә язмышын уңышлы ача.

Аерым алганда, А.Н.Островскийның «Яшенле яңгыр» (1914) әсәрендә хатын-кызның дини хорафатларга һәм гасырлар буена килгән гореф-гадәтләр коллыгына каршы протестын гәүдәләндерү үрнәге булган Катерина образын башкару аеруча уңышлы дип табыла.

19171918 елларда башкарган «Зөләйха» («Яшь гомер», Г.Коләхмәтов), Татьяна («Мещаннар», М.Горький), Раневская («Чия бакчасы», А.П.Чехов) рольләрендә Болгарская героиняларының рухи кичерешләрен, язмышларында заманның социаль тетрәнүләрен чагылдырып, аларны бөтен тирәнлеге белән ачып сала һәм үзенең җитлеккән сәхнә остасы булуын күрсәтә.

1918 елдан РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе тарафыннан оештырылган драма труппасында эшли. Гражданнар сугышы елларында хәрби клубларда чыгышлар ясый.

1920 елда «Сәйяр» труппасы, актерлары белән бергә соңрак Татар академия театрына әверелгән Беренче татар үрнәк театры составына керә, шул рәвешле бу театр коллективлар арасында эзлеклелек урнаштыруга булышлык итә.

Сәхнә реализмына тугрылык саклап, актриса К.Тинчуринның Хәдичә, Зөһрәбикә («Беренче чәчәкләр», 1921), Рауза («Соңгы сәлам», 1922), Гөлнурәби («Сүнгән йолдызлар», 1924), Бәдига («Кандыр буенда», 1932) кебек образларында, шулай ук Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт, Ш.Усманов әсәрләренең героиняларын башкарганда авторларның стилен нечкә тоемлый һәм дөрес ачып бирә; Зәйнәп («Дошманнар», Ф.Сәйфи-Казанлы, 1921), Караулова («Чит кеше баласы», В.В.Шкваркин, 1934), Полина («Дошманнар», М.Горький, 1936) рольләрендә авторларның фикер тирәнлеген, психологик төсмерләрне ачык күрсәтүгә ирешә.

Актрисаның иҗат биографиясендә Т.Гыйззәт пьесалары буенча куелган спектакльләрдәге образлар (Мәрфуга «Биш бүләк», 1938, 1949; Хәзинә «Изге әманәт», 1946; Ханзафа «Ташкыннар», 1937, 1949; Гыйльмениса «Чаткылар», 1944, 1947) һәм А.Н.Островский, М.Горький, У.Шекспир әсәрләрендәге поэтик пафос, нәфислекнең тормыш дөреслеге белән табигый кушылуын чагылдырган героинялар аерым урын алып тора.

Милли театр мәктәбенең зур остасы буларак, ул татар театрының яңа этикасын гамәлгә ашыра. Киң җәмәгать эшчәнлеге алып бара.

Әдәбият

ШәрәфиевФ. Г.Болгарская. К., 1957;

ГыймрановаД. Гөлсем Болгарская. К., 1981;

Народные артисты. К., 1980.

Автор Д.Ә.Гыймранова