- РУС
- ТАТ
педагог, режиссёр, театр тәнкыйтьчесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986)
1937 елның 10 февралендә Югары Ослан районы Югары Ослан авылы – 2014 елның 23 октябре, Казан.
Казан университетының тарих-филология факультетын (1959) һәм Щукин исемендәге Мәскәү театр училищесенең режиссёрлык факультетын тәмамлый (1974).
1959–1967 елларда Казанда урта мәктәптә тарих укытучысы.
1967–1970 елларда Казан Зур драма театры актёры һәм режиссёры, 1971–1974 елларда Казан мәдәният институты укытучысы; шунда ук 1973 елда Казанда беренче тапкыр Б.Брехтның «Тереза Каррар мылтыклары» («Винтовки Терезы Каррар») пьесасын сәхнәләштерә.
1975–1988 елларда Казан Яшь тамашачылар театрында әдәби бүлек мөдире һәм режиссёр, бер үк вакытта театр каршындагы студиядә һәм Казан театр училищесендә укыта.
1993 елдан Казан Зур драма театрында музей мөдире.
1994 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында эшли.
Казан яшь тамашачылар театрында «Минем дустым, Колька!» («Мой друг, Колька!», А.Г.Хмелик, 1978), «Король Матиуш Беренче» («Король Матиуш Первый», Я.Корчак, 1979); «Алёша Пешков» (И.А.Груздев, О.Д.Форш, 1986) һәм Казанда беренче тапкыр «Сид» (П.Корнель, 1986), «Турбиннар көннәре» («Дни Турбиных», М.А.Булгаков, 1987), «Төлке һәм йөзем җимеше» («Лиса и виноград», Г.Фигерейдо», 1997); Казан Зур драма театрында – «Барысы да бетте» («Всё кончено», Э.Олби; Г.Н.Прытков белән берлектә, 1994) спектакльләрен куя.
Яшь тамашачылар театрында «кече сәхнә» оештыра һәм анда Ф.М.Достоевскийның «Мескен кешеләр» («Бедные люди», 1984), В.В.Каменскийның «Степан Разин» (1983) әсәрләрен куя.
Благов режиссурасына пьесаның төп идеясен, авторның стилен төгәл итеп, тулысынча ачарга, сурәтләнгән дәвернең тарихи дөреслегенә игътибарлылык, чынбарлыкны тамашачыны җәлеп итәрлек, аһәңле итеп күрсәтергә омтылу хас.
Благов Казандагы театрлар тарихына, актёрлар һ.б. театр эшлеклеләренә багышланган очерклар, мәкаләләр, рецензияләр авторы.
Медальләр, шул исәптән И.Г.Гердер Алтын медале (ГДР) белән бүләкләнә.
Народные артисты. Казань, 1980 (автордаш).
Казанский театр юного зрителя: Очерки истории. Казань, 1986.
«... получил прозвище Казанский» (П.М.Медведев и казанский театр в конце 60-х – 80-е гг. XIX века). Казань, 1998.
«Казанский сын саратовского цехового» (Народный художник ТАССР В.С.Никитин). Казань, 2000.
«Кешнер и Ко». Казань, 2001.
Казанская антреприза Собольщикова-Самарина. Казань, 2004.
В содружестве с Мельпоменой. Казань, 2004.
КЭМСТ и театральная жизнь Казани 1920-х годов. Казань, 2005.
«Казанский помещик» Александр Каширин. Казань, 2006.
Автор – И.И.Илялова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.