Биографиясе

1962 елның 21 маенда Казан шәһәрендә туа. Р.Ә.Бикчәнтәев белән Н.Х.Гәрәеваның улы.

1983 елда Казан театр училищесен, 1991 елда ГИТИСның (Мәскәү) М.И.Кнебель һәм Л.Е.Хейфец классында режиссерлык факультетын тәмамлый. ГИТИСта укыганда Академия театрына режиссер итеп алына.

1990 елдан Бикчәнтәев Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.

2002 елдан Татар академия театрында баш режиссер.

Иҗаты

Театр училищесендә укыганда Татар академия театрында яшьләр рольләрендә уйный (Нәмыйк «Шәһәрдә җәй көннәре», Анар, Шәрәф «Асылъяр», М.Фәйзи; Леандро «Болан патша», К.Гоцци; Наил «Туй алдыннан», Х.Вахит; Гөлүс «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз», И.Юзеев; Алмазбулат шул исемендәге спектакль, Ю.Сафиуллин).

Татар академия театрында режиссер буларак беренче куйган спектакле М.Гыйләҗевнең «Бичура» әсәре (1989). Рухи проблемаларны күтәргән бу спектакль оригиналь формасы, катлаулы, кинаяле (метафорик) теле белән аерылып тора. Бикчәнтәев режиссурасына төрле алымнар куллану, штамплардан катгый рәвештә китәргә, һәр пьесаның үз стилен, үз формасын табарга омтылу хас.

Бикчәнтәев куйган спектакльләрдә актерның герой образыннан беркадәр читкә китүе («Акбаш вакыйгасы», Т.Гыйззәт, 1990), ирекле импровизация («Казан егетләре», М.Гыйләҗев, 1990), кырыслык һәм ачыктан-ачык хыялга бирелү («Ромео һәм Джульетта», У.Шекспир, 1991), үтә нечкә төсмерләр ярдәмендә актерларның ансамбль булып уйнавына ирешү («Хушыгыз», Т.Миңнуллин, 1993) күзәтелә.

Психологик реализм мәктәбе традицияләрендә тәрбияләнгән, тәэсирле анализ ысулларын үзләштергән Бикчәнтәев актерның импровизация осталыгын, фантазиясен ачарга омтыла. Милли традицияләрне иҗади аңлаган хәлдә, аларны заманча чагылдыру ысулларын таба.

Бикчәнтәев куйган әсәрләр арасында «Асылъяр» (М.Фәйзи, 1991), «Боз астында дулкын» (Ә.Рахманкулов, 1992), «Биюче» («Учитель танцев», Лопе де Вега, 1995), «Килен, каениш һәм башкалар» (Г.Камал, 1996), «Җирән чәчән белән Карачәч Сылу» (Н.Исәнбәт, 1999) «Кара чикмән» («Чёрная бурка», Г.Хугаев, 2002), «Шулай булды шул» (Т.Миңнуллин, 2003), «Телсез күке», З.Хәким, 2004), «Өч сеңел» («Три сестры», А.П.Чехов, 2006) спектакльләре бар.

Татар театрының 100 еллык юбилее алдыннан театрга нигез салучыларның берсе Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Гөлҗамал» спектаклен куя.

Студентлары белән куйган «Акчарлак» («Чайка», А.П.Чехов, 1994) һәм «Җанкисәккәем» (Т.Миңнуллин, 1995) спектакльләре Аугсбург шәһәрендә (ГФР, 1996) халыкара театр фестивалендә күрсәтелә.

Бикчәнтәев шулай ук Казан Зур драма театры («Весельчаки», Н.Саймон, 1997), Уфа «Нур» татар драма театры («Көз», Г.Исхакый, 1995) сәхнәләрендә спектакльләр куя.

Бүләкләре

ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1998). «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең «Иң яхшы режиссура өчен» призы (1998). Халыкара Станиславский исемендәге премия лауреаты (2017).

"Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләнә (2022). 

Автор – И.И.Илялова