Биографиясе

1924 елның 10 феврале, Казан шәһәре – 1975 елның 27 гыйнвары, шунда ук.

ГИТИС каршындагы Татар студиясен тәмамлаганнан соң (1949, Мәскәү), Казан Яшь тамашачылар театрының татар труппасында эшли. 1950–1971 елларда Татар академия театрында актер һәм режиссер, 1971 елдан Республика күчмә театрында (хәзерге Татар драма һәм комедия театры) режиссер.

1965–1970 елларда Казан театр училищесендә укыта.

Иҗаты

Зур талантлы актер буларак, рольне әзерләгәндә характерның каршылыкларын ачарга, тискәре якларын күрсәтергә, аңа карата кызгану хисе уятырга омтыла; образда комик һәм трагик башлангычларны берләштереп, шәхеснең катлаулылыгы, кабатланмас характеры турында уйландыра (Абдулич – «Качаклар», Н.Исәнбәт; Никомино – «Бәйрәм кичендә», Э. де Филиппо; Җантай – «Гүзәлем Әсәл», Ч.Айтматов).

Психологик реализм тарафдары булса да, ачыктан-ачык эксцентрика, гротеск алымнарын да куллана, характерны көтелмәгән хәлләрдә күрсәтә: Сираҗетдин («Банкрот», Г.Камал) һ.б.

Режиссерлык эшчәнлеген Татар академия театры сәхнәсендә башлый: М.Әмирнең «Минем хатын» (1955), Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Рәхим итегез» (1961), «Кайда соң син?» (1963), «Күк капусы ачылса» (1967) пьесаларын куя. Бу спектакльләр ачык театральлек, бәйрәмчә тантаналылык, тәэсирле оптимизм белән аерылып торалар. А.Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Җиргә тапшырылган серләр» (1967) спектакле җитди уйлануларга һәм бер үк вакытта нечкә лиризмга бай.

Республика күчмә театрында М.Кәримнең «Айгөл иле», Я.Ялунерның «Әтиең мин синең» («Я твой отец»), Р.Батулланың «Туйлар узгач», В.С.Розовның «Ситуация», С.Җамалның «Хөрмәне бушка бирмиләр» әсәрләрен сәхнәгә куя.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1960).

Әдәбият

Рәфкат Бикчәнтәев: Истәлекләр. Казан, 2006.

Автор – И.И.Илялова