Биографиясе

1912 елның 7 марты, Тифлис шәһәре – 1994 елның 28 марты, Мәскәү. СССРның халык артисты, җырчы Рәшид Бейбутовның бертуганы.

Сәхнә эшчәнлеген 1932 елда Баку эшче яшьләр театрында башлый, 1934–1938 елларда Тифлис яшь тамашачылар театры актеры. 1938–1942 елларда ГИТИСта (Мәскәү) күренекле режиссер А.Д.Попов классында укый.

1942–1954 елларда – Новосибирск, Ульянов, Хабаровск шәһәрләре театрларында режиссер. 1954–1959 елларда Казан Зур драма театрында баш режиссер.

Иҗаты

Зур драма театрында Ә.М.Бейбутов куелышындагы «Давыл хәбәрчесенең яшьлеге» (М.Н.Елизарова) спектакленнән күренеш

Казанда Бейбутов 13 спектакль куя. А.Н.Арбузовның «Годы странствий» (1954), М.Н.Елизарованың  «Юность Буревестника», Ф.Шиллерның «Дон Карлос» (икесе дә 1955 елда), М.Горькийның «Егор Булычов и другие», «Старик»; Р.Ф.Ишморатның «Үлмәс җыр» (өчесе дә 1956 елда), Н.Ф.Погодинның «Третья патетическая» (1958), Л.Н.Толстойның «Власть тьмы» (1959) әсәрләре буенча куелган спектакльләр киң катлау җәмәгатьчелек тарафыннан аеруча зур танылуга ирешә, шәһәрдә генә түгел, илнең театр тормышында мөһим вакыйга буларак кабул ителә.

Образның тормыш чынбарлыгы белән очрашкандагы үсеше һәм формалашу процессы, кеше язмышының социаль проблемалары режиссер тарафыннан бөтен төрлелеге һәм каршылыклары аша ачыла.

Горькийның «Старик» пьесасын куеп, Бейбутов әсәрнең сәхнә тарихын шактый баета, аның фәлсәфи эчтәлеген яңача ача, баш геройның характеры артына яшерелгән социаль хәлләрнең глобальлеген күрсәтә. Бейбутовның иң яхшы спектакльләре лирик һәм героик-романтик сыйфатларның бергә кушылуы, гражданлык һәм революцион пафос, тамашачыга эмоциональ тәэсир итү көче, кырыс тормыш чынбарлыгы, аны аһәңле итеп күрсәтә белүе белән аерылып торалар.

Режиссер Бейбутов куйган спектакльләрдә үзләренең иң күренекле рольләрен уйнаган Г.П. Ардаров, Н.С. Провоторов, Е.В.Лисецкая кебек актерлар талантының яңа үзенчәлекләре ачыла.

Бейбутов Казан Зур драма театры каршындагы студияне яңадан торгыза. Аны тәмамлаучылар арасында РСФСРның халык артистлары В.Габаев, В.Кешнер, Ю.Федотов һ.б. бар.

Бейбутов куйган спектакльләр Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында күрсәтелә (1957).

Шуннан соңгы елларда Бейбутов Ростов-Дон, Баку шәһәрләре театрларын җитәкли, Мәскәү цирк училищесендә һәм Мәскәү мәдәният институтында укыта.

Зур драма театрында Ә.М.Бейбутов куелышындагы «Карт» (М.Горький) спектакленнән күренеш

Әдәбият

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. Казань, 1991.

Театральная энциклопедия. М., 1967.

Автор – Ю.А.Благов