- РУС
- ТАТ
Режиссер, РСФСРның атказанган артисты (1934), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1945)
1885 елның 6 (18) декабре, Царицын шәһәре (хәзерге Волгоград шәһәре) – 1961 елның 2 ноябре, Мәскәү шәһәре.
1911 елда Петербург университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Театр белемен В.Э.Мейерхольд җитәкчелегендә ала.
1940 елларга кадәр Мәскәү театрларында – Мәскәү Сәнгать театрында (1912–1917), Эшчеләр оешмаларының сәнгать-агарту берлеге театрында (1917–1918), «Романеск» театрында (1922 елларда оештыра һәм җитәкли), Музыкаль буффонада (тамаша) театрында (соңрак Музыкаль комедия театры, 1924 елдан аның җитәкчесе), Мәскәү оперетта театрында, Зур театрда спектакльләр куя.
1941–1945 елларда Татар опера һәм балет театрында сәнгать җитәкчесе булып эшли, Ж.Бизеның «Кармен» (1942), Н.Җиһановның «Илдар» (З.Сафин белән берлектә, 1942), А.С.Даргомыжскийның «Су кызы» («Русалка», 1943), Н.Җиһановның «Түләк» (1945) операларын, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» музыкаль драмасын (Җ.Фәйзи музыкасы, 1941) куя.
Бебутов шулай ук Татар академия театрында Лопе де Веганың «Печән өстендәге эт» («Собака на сене», 1942) әсәрен, У.Шекспирның «Король Лир» трагедиясен (1944) һ.б.ны сәхнәләштерә.
Бебутовның режиссерлык стиле классик опера һәм драма әсәрләрен үзенчәлекле, иркен, динамик рәвештә сәхнәләштерүе белән аерылып тора.
Илялова И.И. Театр имени Камала. Казань,1986.
Салитова Ф.Ш. Начало пути (1939–1950) // Татарский академический театр оперы и балета имени Мусы Джалиля. Казань, 1994.
Музыкальная энциклопедия. М., 1973. Т. 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.