Биографиясе

1940 елның 19 декабрендә Алабуга районы Морт авылында туган.

Алабуга мәдәни-агарту училищесен тәмамлаганнан соң (1959), Минзәлә татар драма театрына чакырыла, шуннан бирле аның сәхнәсендә 80 нән артык роль башкара.

Иҗаты

Якты, көчле сәләткә ия актриса буларак, баш рольләрдә уйный. Актрисаның уйнаган героинялары белән эчке тәңгәллеге, тормыш хәлләренең охшашлыгы замандаш хатын-кызларның халыкчан, ышандырырлык образларын тудырырга, аларның рухи ихтыяҗларын ачарга, шәхес булып җитешүләрен, татар милләтенең рухи матурлыгын күрсәтергә ярдәм итә.

Төп рольләре: Чәчәк («Чәчәкләр коела», Г.Сәгыйдуллин), Нурсәнә («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит), Айгөл («Айгөл иле», М.Кәрим), Лениза («Һәйкәл», Ә.Баян), Раушан («Борчулы минутлар», З.Шаһиморатов), Сөмбел («Гарасат», Г.Сабитов), Амель («Кара розалар», С.Җамал), Хәнифә («Качаклар», Н.Исәнбәт), Зифабану («Күч», К.Тинчурин), Василиса («Мария», А.Д.Салынский), Нина («Бусага», А.А.Дударев).

Автор – Д.Гыймранова