Биографиясе

1970 елның 30 июнендә Казанда туган.

Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаганнан соң (1995), Татар академия театрында эшли.

Сәхнә пластикасына ия актер. Р.Бариевның профессиональ башкару осталыгы төрле жанрдагы тормышчан, кабатланмас, үзенчәлекле образлар иҗат итү мөмкинлеге тудыра: Петр («Ромео һәм Джульетта», У.Шекспир), Яков, Дорн («Акчарлак», А.Чехов), Альфред, Фирдәвес, Фәридун («Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», «Баскетболист», М.Гыйләҗев), Вандалино («Биюче», Лопе де Вега), Шурик («Җанкисәккем», Т.Миңнуллин), Поль Такарель («Тол ханымда тукталыш», Э.Лабиш), Герман («Юлбасарлар», Ф.Шиллер), Роберто («Гаугалы гаилә» Э.де Филиппо), Хан («Җирән чичән һәм Карачәч сылу», Н.Исәнбәт), Котэ («Ханума», А.Цагарели), Көтүче («Кара чикмән», Г.Хугаев), Ильяс, Тимуш («Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Рассуханов («Телсез Күке», З.Хәким), Вафа («Курчак туе», М.Гыйләҗев, Р.Хәмид; Г.Исхакый әсәрләре буенча), Сираҗетдин («Банкрот», Г.Камал; «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» бүләге, 2014), Дон Жуан («Дон Жуан», Ж.-Б.Мольер; «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» бүләге, 2016), Нәкыйп («Килмешәк», С.Гаффарова), Баһман Кочубеевич («Бию пәрие», И.Зәйниев) һ.б.

Режиссер буларак «Сөясеңме, сөймисеңме...» (Ф.Бүләков), «Кечтүкле уен» (И.Зәйниев), «Ут күршеләр» (С.Юзеев) спектакльләрен сәхнәгә куя.

Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (2000).

Бүләкләре

Д.Сираҗиев исемендәге театраль бүләк (2010), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» бүләге (2014, 2016), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2019).