И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Айрат Арсланов. 2021

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1928 елның 10 апреле,  Башкортстан Республикасының Бүздәк районы Ахун авылы – 2010 елның 23 апреле, Казан.

Татар театр техникумын (1949) һәм Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС, 1967) тәмамлый. 1948 елдан Татар радиосында диктор булып эшли.

1956–1961 елларда Татар академия театрында тамашачының күңелен яулаган рольләр иҗат итә: Булат («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин, 1956), Мирвәли («Ташкыннар», Т.Гыйззәт, 1956), Алиш («Муса Җәлил», Н.Исәнбәт, 1957), Мөхәммәтша («Кыз урлау», М.Кәрим, 1958), Басыйр («Тормыш җыры», М.Әмир, 1958), Доминик («Рабурден токымы», Э.Золя, 1959), Таһир («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш, 1959).

1961–1965 елларда Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, 1965 елдан Татарстан филармониясе эстрада артисты һәм 1985 елдан режиссеры.

Иҗаты

Күп еллар дәвамында Мәскәү, Ленинград һ.б. шәһәрләрнең концерт мәйданнарында татар әдәбияты әсәрләрен пропагандалый, чит илләрдә гастрольләрдә була (Польша, Венгрия, Чехословакия, Германия, Финляндия).

Татар язучыларының А.Г.Арсланов тарафыннан башкарылган әсәрләре Бөтенсоюз «Мелодия» грамзапись фирмасында граммофон тасмасына язылган. А.Г.Арслановның «Шагыйрьнең тормышы» (Г.Тукай турында), «Россиядә яшәүчеләр» (Х.Туфан әсәрләре буенча), «Герой-шагыйрь» (М.Җәлил әсәрләре буенча), «Бөек Җиңүгә 50 ел», «Татарстан – туган җирем», «Милли кайгы» (Г.Исхакый һәм Г.Тукай әсәрләре буенча) исемле программалары, С.Хәким, Х.Туфан, хәзерге заман татар язучылары әсәрләре буенча эшләнгән әдәби композицияләре милли сәнгатьтә зур вакыйга булып кабул ителә.

Шулай ук рус классик һ.б. милләт шагыйрьләре әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укый.

Артистның башкару стиле интонациянең күптөрлелеге, мелодик тәэсирлелек, гражданлык пафосы, ихлас лиризм һәм нечкә юмор белән аерылып тора.

Бүләкләре

Бөтенроссия нәфис сүз осталары (1970), А.С.Пушкинның 175 еллыгына багышланган сүз осталары (1974) конкурслары, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1969) лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Сүз тәме. Казан, 1998.

Народные артисты. Казань, 1980.

Автор – И.И.Илялова