1900 елның 30 апреле, Казан – 1943 елның 13 апреле, шунда ук.

Сәхнә эшчәнлеген 1916 елда «Сәйяр» труппасында башлый.

Гражданнар сугышы елларында фронт театрларында, соңрак Уфа, Әстерхан шәһәрләре театрларында эшли.

1920 ел ахырыннан Татар академия театрында.

Комедияләрдә уйнау талантына ия буларак, колоритлы, чын халыкчан образлар тудыра.

Яшүсмерләр һәм төрле яшьтәге кешеләрнең характерлы рольләрен башкара. Төп рольләре: Нәгыймә, Мәгъри («Банкрот», «Бәхетсез егет», Г.Камал), Рокыя, Хәдичә, Малай («Җилкәнсезләр», «Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Айтуган, Зөләйха («Наёмщик», «Бишбүләк», Т.Гыйззәт), Бәдыйга («Галиябану», М.Фәйзи), Кукушкина, Анфуса Тихоновна («Төшемле урын», «Бүреләр һәм сарыклар», А.Н.Островский), Караулова («Чит кеше баласы», В.Шкваркин), Квашня («Тормыш төбендә», М.Горький).