Биографиясе

1992 елның 20 маенда Красноярск шәһәрендә туа.

Красноярск хореография көллиятен (2010) тәмамлый, А.Я.Ваганов исемендәге Рус балеты академиясендә стажировка үтә (2009).

2010 елның сентябрендә М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының балет труппасына кабул ителә.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының "Тантана" театр бүләге ("Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль" номинациясе, 2017; "Дебют" номинациясе, 2011), Красноярск Халыкара балет конкурсының "Гран-При Сибири" гран-при (2014), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге (2015) лауреаты.