Биографиясе

1908 елның 15 октябре, Казан губернасы, Тәтеш өязе Олы Кариле авылы —1982 елның 18 мае, Әлмәт шәһәре.

Казан театр техникумын тәмамлап (1929), Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә, бер үк вакытта Мәскәү үзәк татар эшче театрында актер булып эшли.

1934–1935 елларда Татар академия театрында. 1935 елдан Чистай колхоз-совхоз театрында директор һәм баш режиссер. 1936 елдан театр Минзәлә шәһәренә күчерелә һәм Минзәлә колхоз-совхоз театры дип атала башлый.

С.Г.Өметбаев Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Минзәлә театрына кайта.

Иҗаты

Ш.Камалның «Козгыннар оясында», М.Фәйзинең «Галиябану», К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», К.Әмиринең «Кара тап» әсәрләре буенча спектакльләр куя.

Минзәлә театрында С.Г.Өметбаев тарафыннан «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Гөлзадә» (Р.Ишморат), «Банкрот», «Бүләк өчен» (Г.Камал), «Гаепсездән гаеплеләр» («Без вины виноватые», А.Н.Островский), «Бирнәсез кыз» («Бесприданница», А.Н.Островский), «Мәкер вә мәхәббәт» («Коварство и любовь», Ф.Шиллер) спектакльләре куела.

С.Г.Өметбаев сәхнәләштергән «Тормыш җыры» (Д.Аппакова), «Рәйхан» (Н.Исәнбәт), «Акчарлаклар» (Ә.Фәйзи), «Идел буенда» (Г.Насрый) спектакльләре киң иҗтимагый танылу ала.

Ю.Әминевнең «Тамырлар», «Язылмаган законнар» пьесалары буенча куйган спектакльләре өчен С.Г.Өметбаев 1960 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

С.Г.Өметбаев театрда чын күңелдән сәнгатькә хезмәт итүче, коллективның сәнгатьчә-иҗади йөзен билгеләүче актерлар буынын тәрбияли.

Ул Әлмәт татар драма театрында да спектакльләр куя («Васса Железнова», М.Горький, 1968; «Кичеккән мәхәббәт» — «Поздняя любовь», А.Н.Островский, 1972 һ.б.).

Истәлеге

1996 елдан Минзәлә татар драма театры С.Г.Өметбаев исемен йөртә, Сабир Өметбаев исемендәге бүләк булдырыла. Минзәлә татар драма театры бинасы каршысында С.Г. Өметбаевка бюст куела (2012).

Әдәбият

Гыймранова Д.Ә. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры. Казан, 2007.

Автор – Д.Ә.Гыймранова