Биографиясе

1925 елның 23 июне, Әтнә районы Югары Бәрәскә авылы – 2005 елның 27 октябре, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Татар театр техникумын тәмамлый (1949).

1949–1960 елларда Татар академия театрында актёр. Төп рольләре: Мирхәйдәр («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Шәйхулла («Тормыш җыры», М.Әмир), Заһри («Шәмсекамәр», М.Әблиев).

1960–1986 елларда ТАССР Министрлар Советының Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында, 1965–1986 елларда һәм 1995 елдан радио режиссёры.

Х.Сәлимҗанов, Г.Хөсәенов, Ш.Мәҗитов кебек татар театр эшлеклеләренең традицияләрен дәвам иттереп, татар радиосында радиодрама жанрын үстерүгә зур өлеш кертә. Радиода куйган төп радиоинсценировкалары: «Улым белән очрашу» (1963, Ч.Айтматов), «Көн яктысында» (1965, Э.Казакевич), «Рапад белән Ямгуҗай» (1970, А.Хәлим), «Олы юлның каены» (1984, И.Юзеев), «Кыйссаи Йосыф» (1980, Кол Гали), «Бәхәс» (1993, Җ.Рәхимов), «Колшәриф» (1993, Ә.Рәшит), «Каракош» (1994, Ә.Баян), «Кызлар хатлары» (1999, А.Гыйләҗев).

Аның шигырьләренә Ф.Әхмәтов, Р.Еникиев, Н.Җиһанов, Ш.Мәҗитов, Ф.Яруллин һ.б. композиторлар тарафыннан көйләр языла.

Н.Җиһановның «Качкын» операсы либреттосын рус теленә тәрҗемә итә (клавиры 1982 елда басыла).

Әкиятләр, әдәби әсәрләр, Казан кинохроника студиясе өчен тулы метражлы нәфис фильмнарның сценарийларын татарчага тәрҗемә итә.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Үзешчән театр. Казан, 1957 (автордаш).

Автор – Г.Р.Заманова