Биографиясе

1942 елның 25 феврале, Оренбург өлкәсенең Зиянчура районы Юлкотлы авылы – 2002 елның 27 апреле, Казан.

Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң (1966), Татар академия театры труппасына алына. Күбесенчә музыкаль-драматик спектакльләрдә катнаша.

1977 елдан Татар академия театрында директор урынбасары, 1981 елдан директор вазифаларын башкара, 1984 елдан Татар драма һәм комедия театры директоры.

Иҗаты

Ул башкарган Хәлил, Бакый рольләре («Галиябану», «Ак калфак», М.Фәйзи) театр җәмәгатьчелеге тарафыннан югары бәяләнә. шулай ук лирик рольләр дә башкара: Газиз («Күк капусы ачылса», Х.Вахит), Амур («Диләфрүзгә дүрт кияү», Т.Миңнуллин), Витторио («Бәйрәм кичендә», Э.де Филиппо), Альфред («Әни килде», Ш.Хөсәенов), Исәнбай («Кыю кызлар», Т.Гыйззәт).