Биографиясе

1956 елның 6 июлендә Казанда туган.

Мәскәү академик хореография училищесен (1975, педагоглар – Л.Т.Жуков, М.Э.Лиепа) һәм Казан университетын тәмамлый (1988).

1975–1998 елларда Татар опера һәм балет театрының балет солисты.

Иҗаты

Төп партияләре: Принц, Меркуцио («Золушка», «Ромео һәм Джульетта» С.Прокофьев), Зигфрид, Дезире («Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл», П.Чайковский), Былтыр («Шүрәле», Ф.Яруллин), Артынов («Анюта», В.Гаврилин) һ.б.

Р.Әбүлхановның артистлык үзенчәлеге партнерлык осталыгында, кыю стильдә биюендә чагыла.