1991 елның 10 июлендә Чаллы шәһәрендә туган.
Казан театр училищесының актерлык факультетын (Ф.Р.Бикчәнтәев курсы) (2012) һәм Россия театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссерлык факультетын (С.В.Женовач остаханәсе) (2018) тәмамлый.
2012–2013 елларда Татар академия театрында актер, 2018 елдан – режиссер.
2012 елдан – Казан театр училищесында Ф.Р.Бикчәнтәев курсында, 2021 елдан ГИТИСның режиссерлык факультетында укыта.
Диплом эшендә үк яшь режиссер төрле буын актерларын бердәм ансамбльгә туплый белүен күрсәтә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгәндә ул Санкт-Петербургның Ленсовет исемендәге дәүләт академия театрында, А.Чехов исемендәге Мәскәү академия сәнгать театрында, Мәскәүнең «Современник» театрында спектакльләр куя.
Аның классик һәм безнең заман проза әсәрләре буенча куелган спектакльләре оригиналь караш, көтелмәгән трактовкалар белән аерылып тора, алар яшь тамашачы проблемаларына аваздаш. Аларда уку тирәнлеге һәм текстның нәфислеге, тәэсирле заманча форма һәм театраль тамашаның ачыклыгы бер-берсенә тәңгәл килә.
Спектакльләре:
- «Агыла да болыт агыла...», Х.Туфан, Т.Миңнуллин әсәрләре буенча
- (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2017 ел)
- «Качкын», Л.Толстойның «Казаклар» повесте буенча (Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург академия театры, 2017 ел)
- «Тормышмы бу?..», Г.Исхакый прозасы буенча (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2018 ел)
- «Соловьёв һәм Ларионов», Е.Водолазкин романы буенча («Современник» театры, Мәскәү, 2019 ел)
- «Ак төннәр», Ф.М.Достоевский повесте буенча (А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры, 2019 ел)
- «Санаулы кичләр», А.Володин (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2019 ел)
- «Хуш, авылым», А.Җаббаров (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2020 ел)
- «Хуш, авылым. Хыял», А.Җаббаров (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2021 ел)
- «Тәүбә», И.Сираҗиев повесте буенча (Буа дәүләт драма театры, 2021 ел)
- «Алмачуар», Г.Ибраһимов повесте буенча (Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры, 2021 ел)
- «Театр&Музыка. Яхин», театр оркестры катнашындагы спектакль-концерт, сәхнә версиясе авторы А.Җаббаров (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2021 ел)
- «Ул әле өйләнмәгән иде», Г.Исхакый повесте буенча (Әлмәт татар драма театры, 2022)
- «Көл», Коки Митаниның «Көлү академиясе» пьесасы буенча (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2022 ел)
- «Попрыгунья», А.Чехов хикәясе буенча (Евгений Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры, 2022 ел)
- «Музей», Е.Водолазкин пьесасы буенча («Демидов йорты» театр резиденциясе, 2022 ел)
- «Рәшә», А.Еники повесте буенча (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2022 ел)
- «Ситса туй» И.Зәйниев пьесасы буенча (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2023 ел)
- «Ат карагы», Т.Миңнуллин пьесасы буенча (Әлмәт татар дәүләт драма театры, 2023 ел)
- «Воскресение», Л.Толстой романы буенча (Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия театры, 2023 ел)
- «Казанга Тукай кайткан» (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2024 ел)
Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2017).
Җаббаров куйган спектакльләр Санкт-Петербургның «Алтын софит» театр премиясе, Россиянең «Алтын битлек» театр премиясе номинантлары һәм Татарстан Республикасының «Тантана» театр премиясе җиңүчеләре була.