Эчтәлек

Татарстанда 1920 елларда үсеш ала.

Г.С.Әлмөхәммәдов, В.И.Виноградов, С.Х.Габәшинең «Сания» (1925), «Эшче» (1930) беренче татар опералары һәм С.Җ.Сәйдәшевнең музыкаль драмалары куелу Казанда милли музыка театры ачу зарурлыгы турындагы фикерне раслый.

Жанрның яңалыгы, кирәклеге өлкән буын татар композиторларына опералар тудырырга этәргеч бирә. Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә премьералары булган 16 әсәрдән (М.Юдинның «Фәридә» операсыннан башка) 11 е аларныкы: Н.Җиһановның «Качкын», «Ирек», «Алтынчәч», «Илдар» (2 нче редакциясе «Җиңү юлы»), «Түләк» (2 нче редакциясе «Түләк һәм Сусылу»), «Шагыйрь», «Намус», «Җәлил» (Ә.Фәйзи, З.Сафин, М.Җәлил, Н.Исәнбәт, Ә.Исхак либреттолары), М.Мозаффаровның «Галиябану» (Ә.Ерикәй либреттосы), Җ.Фәйзинең «Тапшырылмаган хатлар» (автор либреттосы), С.Сәйдәшев һәм А.Ключаревның «Наёмщик» (Х.Вахит либреттосы) әсәрләре.

1950 елларда һәм бераз соңрак татар музыкасына килүче композиторлар опера юнәлешендә эшләмиләр.

Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1957) Х.Вәлиуллинның «Самат» операсы (Х.Вахит либреттосы) куелганнан соң, тамашачыга Х.Вәлиуллинның «Дим буенда» (Х.Вахит либреттосы), Л.Хәйретдинованың «Мәкерле песи» (Зөлфәт либреттосы), Р.Гобәйдуллинның «Җиһангир» (Х.Вахит либреттосы), Б.Мөлековның «Кара йөзләр» (Г.Рәхим либреттосы) опералары тәкъдим ителә.

1990 елда Р.Кәлимуллинның «Ерактагы кәккүк авазы» (И.Юзеев либреттосы) рок-операсы куела.

Милли музыка тарихында мөһим вакыйга булып Р.Ахиярованың Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куелган «Шагыйрь мәхәббәте» операсы (Р.Харис либреттосы) санала.

Татар опералары Уфа, Алма-Ата, Мәскәү, Прага театрларында куела.

М.Мозаффаровның «Зөлхәбирә» һәм Ә.Бакировның «Тукай» опералары сәхнәдә куелмый кала.

Әдәбият

Татарский академический театр имени М.Джалиля. К., 1994.

Автор Ф.Ш.Салитова