Эчтәлек

1912 елның маенда Уфа шәһәрендә оеша; сәнгать җитәкчесе, режиссёры, әйдәп баручы актрисасы С.Гыйззәтуллина-Волжская була.

Труппаның составында беренче елда — Ф.Сәмитова, Ф.Булатова, Ш.Шамильский, Г.Казанский, Н.Сакаев, Ф.Латыйпов, Н.Хәнҗәров, Ф.Йосыпов, М.Мутин, З.Богданова, Тукумбитов, соңрак К.Шамил, Б.Тарханов, Л.Аитов, И.Әлмәшев, Н.Якупов, А.Хисамов, М.Тупикский була.

1913–1915 еллардагы кышкы сезоннарны труппа Оренбург шәһәрендә уздыра. Үз бинасы булмый, вакытның күбрәк өлешен труппа Урал, Идел буе, Урта Азия, Казакъстан, Себер шәһәрләрендә гастрольләрдә йөреп уздырырга мәҗбүр була. Театрның репертуарында күбесенчә «Сәйяр» труппасы куйган спектакльләр кабатлана.

Репертуарның нигезен Г.Камал («Бәхетсез егет», «Уйнаш», «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Дәҗҗал», «Каениш», «Банкрот»), С.Рәмиев («Яшә, Зөбәйдә, яшим мин»), М.Фәйзи («Кызганыч»), Г.Коләхмәтов («Яшь гомер»), Д.Таҗдаров («Яшь хатын») пьесалары тәшкил итә. Труппа шулай ук әзәрбайҗан («Мөсибәте Фәхретдин», Н.Вәзиров; «Бәхетсез Бибиҗан», Сәетзадә), рус («Яшенле яңгыр», А.Н.Островский; «Кыз сорау», А.П.Чехов) һәм Европа («Саран», Ж.Б.Мольер, «Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер, «Хөкемдә хаталык», А.Деннери) драматургларының пьесаларына да мөрәҗәгать итә.

Реализм принципларына нигезләнеп, труппа, көндәлек тормышның төгәл, чын күренешләренә генә игътибар биреп калмыйча, яшәешнең рухи эчтәлегенә дә басым ясап, чынбарлыкны шигъриятләштереп сурәтләүгә омтыла. «Нур» актёрларының башкару манерасына көчле эмоциональлек, хисләр югарылыгы, уңай героик характерларны сурәтләүдә романтик рух һәм тискәре образларны тасвирлауда сатирик үткенлек хас. Тормышка гуманлы мөнәсәбәт, мәгърифәтле булу идеяләрен, белем алу мөһимлеген пропагандалау һәм бер үк вакытта дини фанатизмны, сабырсызлыкны, наданлыкны, реакцион консерватизмны тәнкыйтьләү «Нур» театрын оештыручыларның төп бурычы булып тора.

Труппа татар милли театры, татар театр сәнгатенең төп принциплары формалашуда зур роль уйный.

1918 елның маена кадәр эшли, Гражданнар сугышы башлану сәбәпле таркала; актёрларның шактые татар фронт театры труппасына керә.

Әдәбият

Мортазин В., Ченәкәй Т. Татар театры тарихыннан. М., 1926;

Татар театры (1906–1926). К., 1926;

Татар совет театры. К., 1975;

Октябрьгә кадәрге татар театры. К., 1988.

Автор — И.И.Илялова