Татар музыкаль комедиясенең барлыкка килүе 1920 еллар татар драма труппалары спектакльләренә (еш кына оперетта дип аталганнар) барып тоташа. Алар үз эченә күп кенә музыка күренешләрен алган, уен-көлке характерындагы пьесалар буенча куелганнар.

Татар музыкаль комедиясенә Җ.Фәйзи нигез сала. Аның татар музыкаль театры өчен язылган беренче музыкаль комедияләре — «Хуҗа Насретдин», «Башмагым», «Акчарлаклар», «Идел буенда», «Алтын көз» (2 нче редакция) 1940 елларда иҗат ителә.

Музыкаль комедия жанрына Ә.Бакиров («Тальян моңы», 1963), С.Садыйкова һәм Р.Гобәйдуллин («Мәхәббәт җыры», 1971; «Кияүләр», 1972) мөрәҗәгать итәләр.