1930 еллар башында барлыкка киләләр, профессиональ актёрлардан һәм һәвәскәрләр коллективларының аеруча талантлы катнашучыларыннан оешалар. РСФСР Мәгариф халык комиссариатының «Колхоз-совхоз театрлары челтәрен киңәйтү турында»гы 1934 елгы 15 март карарыннан соң киң таралыш алалар.

1933 елдан ТАССРда Татар академия театрының беренче колхоз филиалы эшли башлый. Труппаның нигезен Мәскәү Үзәк татар эшчеләр театры актёрлары тәшкил итә.

1933 елда — Әлмәт колхоз-совхоз театры (җитәкчесе Ф.Г.Ковалинский), 1934 елда Чистайда татар (җитәкчесе С.Г.Өметбаев) һәм рус (җитәкчесе С.И.Кальбин) күчмә районара колхоз-совхоз театрлары ачыла.

1935 елда Минзәлә (җитәкчесе Ф.Хәбибуллин), Мамадыш (җитәкчесе З.Сабитов), Бөгелмә (җитәкчесе Е.М.Волков), Алексеев, Баулы, Чаллы һәм Буа колхоз-совхоз театрлары эшли башлый. Аларның репертуарында Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр», Ш.Камалның «Томан арты», Ф.Шиллерның «Мәкер вә мәхәббәт» («Коварство и любовь»), В.П.Катаевның «Чәчәкләр юлы» («Дорога цветов»), А.Е.Корнейчукның «Платон Кречет», А.Н.Арбузовның «Яраткан алты кеше» («Шестеро любимых») һ.б.ның пьесалары була. Финанс ягы хәл ителмәү сәбәпле, театрлар даими эшләми, аларның урнашкан урыннары, актёрлар составы үзгәреп тора.

Бөек Ватан сугышы елларында колхоз-совхоз театрларының саны кими. Сугыштан соңгы елларда сакланып калган театрлар стационарлаша, алар җирлегендә шәһәр театрлары оеша: Әлмәт татар, Минзәлә татар, Чистай рус драма театрлары (авыл тамашачысына хезмәт күрсәтү шарты белән).

Татар академия театрының колхоз филиалы 1944 елда Татарстан республикасының Күчмә театры итеп үзгәртелә һәм Буа шәһәреннән (1940 елларда шунда урнашкан була) Казанга күчерелә (к. Татар драма һәм комедия театры).