- РУС
- ТАТ
Казанда 1923–1926 елларда Сәнгатьнең сул фронты (ТатЛЕФ) эшчәнлегенең бер юнәлеше буларак эшли. Иң элек Б.Н.Симолин, И.В.Пшеничный, М.В.Барашов, С.В.Виноградов, С.Д.Казаков, К.И.Сотониннар башлангычында «КЭМСТ театр тамашалары остаханәсе» исемендәге төркем оеша. Аның максатлары — театрның сәнгатьчә чараларын төптән яңарту, сәхнәдә революцион репертуарны раслау, театрның рев-ция бурычларына һәм яңа тормыш төзүгә хезмәт итүе. Төркем Казан Зур драма театры студиясен, совет партия мәктәбенең клуб бүлеген тәмамлаучылардан, һәвәскәрләрдән тора. КЭМСТ каршында студияләр оеша, анда В.Э.Мейерхольд һәм Н.М.Фореггер методикалары буенча дәресләр уздырыла. Төркем, нигездә, Тимерьюлчылар йортында, Үзәк коммунистлар клубында, «Пассаж», Татар дәүләт, «Весёлый сатир» театрларында тамашалар күрсәтә. Театрның сәнгать җитәкчесе Б.Н.Симолин була. Рәссамнары — М.В.Барашов, К.К.Чеботарёв, А.Г.Платунова; күп кенә спектакльләрнең текст авторлары — В.А.Симолин, И.В.Пшеничный. Беренче спектакльләре — «Хан кызы Турандык» («Принцесса Турандот», К.Гоцци), «Степан Разин» (В.В.Каменский), «150000000» һәм «Мистерия-буфф» (В.В.Маяковский) (барысы да — 1923 елда). Әлеге спектакльләр үзләренең гадәти булмаган формалары (бизәлеш шартлылыгы, хәрәкәт байлыгы, мизансценаларның плакатлылыгы, вакыйгага табигый рәвештә кушылып киткән җырлы һәм биюле номерларның киң кулланылышы) аркасында кискен бәхәсләр тудыра. Аннан соң куелган «Тормыш җырчысы» («Жизнепев», И.В.Пшеничный, 1923), «Ач күзеңне!» («Разуй глаза!», Б.Н.Симолин, 1924), «Противогазлар» (С.М.Третьяков, 1924) спектакльләре яңа тормыш өчен революцион көрәш пафосы һәм чынбарлыкның тискәре якларына үткен сатирик караш белән сугарылган. Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 10 ел тулу уңаеннан, 1924 елның августында КЭМСТ Казан урамнарында һәм мәйданнарында массакүләм театраль тамашалар күрсәтә. Репертуарының шактый өлешен скетчлардан, такмаклардан, бию номерларыннан торган программалар тәшкил итә. Алар арасында Казан тормышының көнүзәк актуаль мәсьәләләрен яктырткан «машиналар биюе» дип йөртелгән кыска сәхнә номерлары аеруча уңыш казана. Спектакльләр эшчеләр клубларының, гаскәри частьларның сәхнә мәйданчыкларында, студентлар аудиторияләрендә уза. Ахырдан дискуссияләр үткәрелә, күргәзмәләр оештырыла, театр сәнгатенең үсеш юллары, совет сәнгатендә яңа юнәлешләр турында әңгәмәләр, бәхәсләр алып барыла.
КЭМСТ идеологлары К.И.Сотонин, Я.П.Гамза (Гамсахурдия), В.В.Маяковский, В.Э.Мейерхольд, С.М.Третьяков, С.М.Эйзенштейн идеяләренә таянып, футуризм һәм пролеткульт турында докладлар белән чыгышлар ясыйлар. КЭМСТның төп казанышларын яктырткан «Гамлет» (шул исем. әсәр буенча, У.Шекспир) һәм «Дөньяны шаулаткан 10 көн» («10 дней, которые потрясли мир», Д.Рид) спектакльләре (икесе дә — 1925 елда) Казанның театр тормышында зур вакыйга була. Шуның белән бергә төркемнең үз эчендә заманча һәм классик драматургия материалы нигезендә театраль осталыкка ирешү ягында булганнар белән театрны фәкать көн кадагына суга торган фактик материалны гына кече формаларда файдаланучы агитацион коллективка әверелдерүне хуплаучылар арасында каршылыклар туа башлый. 1925 елның көзендә КЭМСТ һәм «Кызыл блуза» («Красная блуза») коллективлары В.П.Пономарёв җитәкчелегендә берләштерелә. 1926 елның февралендә Б.Н.Симолин төркемне тарката, аның кайбер әгъзалары Казаннан китә, кайберләре 1927 елда кабат оешкан ТСПС (Татарстан профессиональ оешмалары советы) Күчмә театрына эшкә күчә. 1924–1928 елларда КЭМСТның кайбер эшлеклеләре, шул исәптән Б.Н.Симолин, И.Г.Ингвар, К.К.Чеботарёв Татарстан театр техникумында эшли (аларның шәкертләре — Х.Сәлимҗанов, Р.Ишморат, Ф.Саллави, К.Тумашева һ.б.).
КЭМСТ эшчәнлеге 1920 елларда Казанның театр тормышында аеруча сизелерлек эз калдыра, ул рус һәм татар театрлары үсешенә шактый гына йогынты ясый, хореография сәнгатен баета.
Ингвар И. Три «Мистерии» в один день // Театральная жизнь. 1973. № 13;
Ингвар И. 1924 год, Казань // Театр. 1977. № 6;
Благов Ю. КЭМСТ. К., 2005.
Автор — Ю.А.Благов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.