Биографиясе

1914 елның 23 мае, Чимкент волосте Чубаровка авылы, хәзерге Казакъстан Республикасы – 1968 ел, Чимкент шәһәре.

1934 елда Үзәк театр сәнгате техникумын (Мәскәү) тәмамлый.

1938–1950 елда Казакъ академия опера һәм балет, 1950–1959 елларда Татар опера һәм балет, 1959–1962 елларда Мордва музыкаль драма театрларында солист.

Төз, матур гәүдәле, киң диапазонлы көчле тавышка ия җырчы, сәхнәдә истә калырлык, ышандырырлык образлар тудыра.

Төп партияләре

Жермон («Травиата», Дж.Верди), Марсель («Богема», Дж.Пуччини), Эскамильо («Кармен», Ж.Бизе), Мазепа, Елецкий, Роберт («Мазепа», «Пики дамасы», «Иоланта», П.Чайковский), Мизгирь («Кар кызы», Н.Римский-Корсаков), Андре («Җәлил», Н.Җиһанов) һ.б.

Авторлар – Ф.Ш.Салитова, Р.И.Такташ