Эчтәлек

1852 елның 29 сентябре, Галиция – 1915 елның 25 апреле, Казан.

Львов консерваториясендә (К.Микуля классы) укый.

1871 елдан Прага (беренче тапкыр чех һәм немец труппаларында җырлый), Венеция (1874), Львов, Краков, Варшава (1876) опера сәхнәләрендә чыгыш ясый.

1870 еллар уртасыннан Россиядә башкала һәм провинция, шул исәптән Киев (1878–1882), Саратов, Пермь (1897–1898) шәһәрләре опера театрларында солист.

1882–1884 елларда Зур театрда җырлый.

1884–1889 һәм 1898–1907 елларда Казан опера театрында солист буларак зур популярлык казана.

Төп партияләре: Рауль («Гугенотлар», Дж.Мейербер), Манрико, Радамес («Трубадур», «Аида», Дж.Верди), Хозе («Кармен», Ж.Бизе), Синодал («Демон», А.Рубинштейн) һәм башкалар.

Мәшһүр җырчы буларак, Закржевский иҗатына Ф.И.Шаляпин яхшы бәя бирә.

Күпсанлы замандашлары фикеренчә, Закржевский игътибарга лаек сәхнә кыяфәте, искиткеч вокаль мөмкинлекләре, үзенчәлекле тавыш тембры, бигрәк тә югары тесситурада җырлый торган көчле тавышы белән аерылып тора. Җырчының осталыгы образларны үзенә генә хас үзенчәлекле башкаруы белән характерлы була.

Казанда укыту эшчәнлеге алып бара.

Әдәбият

Таубе Е.Ф. Четверть века Казанской оперы (1874-1901) // Из музыкального прошлого. М., 1960;

Кантор Г.М. Музыкальный театр в Казани XIX – начала XX века. К., 1997;

Энциклопедический музыкальный словарь. М., 1966;

Музыкальная энциклопедия. М., 1974. Т. 2;

Музыка: Большой энцикл. словарь. М., 1998.