Биографиясе

1914 елның 13 ноябре, хәзерге Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы Солтан авылы – 1977 елның 9 феврале, Уфа.

Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт опера студиясендә (В.Белый композиция классы) укый (1938–1940 еллар).

1952 елда Мәскәү консерваториясенең (А.Александров классы) композиция факультетын тәмамлый.

1956–1963 еллар Мәскәү өлкәсе Лыткарино посёлогында музыка мәктәбе директоры.

1963–1971 елларда Уфа сәнгать училищесы директоры.

Иҗат иткән әсәрләре

 «Акбүзат» операсы (А.Э.Спадавеккиа белән бергәләп, либретто авторы Б.Бикбай һәм К.Даян, 1942 ел; 2 нче редакциясе 1953 ел); «Кара йөзләр» балеты (А.Г.Чугаев белән бергәләп, либретто авторы Н.Г.Канин һәм Х.Мостаев, 1955 ел); симфоник оркестр өчен: Сюита (1949 ел), Бию сюитасы (1949 ел), Увертюра (1952 ел); хор өчен: солистлар, хор һәм симфоник оркестр өчен Б.Бикбай сүзләренә «Башкортстан» кантатасы (1947 ел); К.Даянның «Көз» шигыренә (1949 ел) акапелла хоры өчен әсәр; инструменталь камера әсәрләре: 1 нче, 2 нче номерлы кыллы квартетлар (1954, 1955 еллар), Скрипка һәм фортепьяно өчен сюита (1944 ел), җырчы тавышы, скрипка һәм фортепьяно өчен трио (1947 ел), ике скрипка өчен 4 дуэт (1952 ел), фортепьяно өчен 24 прелюдия; халык җырларына эшкәртмәләр, җырлар һәм башкалар.

Әдәбият

Каримова С. Халик Займов // Композиторы и музыковеды Башкортостана. Уфа. 2002.