Биографиясе

1888 елның 12 октябре, Мамадыш өязе (хәзер Мамадыш районы) Кече Сон авылы — 1964 елның 9 октябре, шунда ук.

Танылган композиторлар Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннарның әтисе.

XIX йөз ахырында — XX йөз башында Чистайда музыка уен коралларын төзәтү һәм көйләү остасының шәкерте, соңрак музыкант-башкаручы.

1912 елдан Казанда: кинематографларда, рестораннарда, Шәрекъ клубында уйный. Түбән Новгород ярминкәләрендә, Уфа эстрада сәхнәсендә концертлар белән чыгыш ясый.

Яруллинның иҗаты Г.Кариев һәм Г.Тукай тарафыннан уңай бәяләнә, алар аның популяр булып китүенә булышлык итә.

«Сәйяр» труппасы спектакльләрендә катнаша. «Тукай маршы», җырлар («Җәмилә» һ.б.) авторы.

Совет чорында концерт эшчәнлеген дәвам итә, гармуннар ясый.

1923–1930 елларда — Уфада, соңрак — Казанда, 1930 еллар ахырыннан Кече Сон авылында яши.

Әдәбият      

Латыйфуллин М. Курайчы малай. К., 1966.