- РУС
- ТАТ
җырчы (тенор), ТАССРның атказанган артисты (1977)
1946 елның 13 мае, Казан — 1999 елның 1 октябре, шунда ук.
1964–1973 елларда ТАССРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты.
1974 елдан Татар филармониясенең эстрада бүлеге солист-вокалисты.
Җырчының тавышы аһәңле, йомшак тембрга ия; башкаруы төгәл дикциясе, эмоциональлеге һәм сәнгатьчәлеге, әсәрләрнең эчтәлеген тирәнтен ачу осталыгы белән аерылып тора. «Олы юлның тузаны», «Туган тел», «Наласа авылы көе», «Тәзкирә», «Зөләйха», «Уел», «Хафизәләм-иркәм», «Карачтау авылы көе» һ.б. җырларны башкарып, халык мәхәббәтен казана.
Республика радиосы һәм телевидениесеннән чыгышлар ясый (ТР ДТРКсында 40 ка якын фонд язмасы саклана), Россиядә һәм чит илләрдә концерт эшчәнлеге алып бара.
Сальмушев Р. Җырларыңда безне юаттың...: Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов турында истәлекләр. К., 2004;
Арсланова Ф. Государственный ансамбль песни и танца Республики Татарстан. К., 2007.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.