Биографиясе

1935 елның 9 октябре, Ульянов өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Атлаш авылы — 2021 елның 18 октябре.

1964 елда Казан консерваториясен (А.Леманда композиция классы) тәмамлый.

Иҗаты

Якупов иҗатына жанрлар күплеге, тематик төрлелек хас. Күпчелек әсәрләре балаларга (һәм башкаручы, һәм тыңлаучы сыйфатында) багышлана. Нечкә лиризм, көйнең милли нигезе, гармонияле тел байлыгы, композиторларга хас классик һәм заманча чаралардан иркен файдалануы аның иҗатының үзенчәлеген билгели.

Якупов әсәрләре арасында 12 симфония, инструменталь концертлар (оркестр белән фортепиано, скрипка, виолончель, флейта өчен); «Акыллылык бәласе» («Горе от ума», А.Грибоедовның шул исемендәге пьесасы буенча, 1975), «Джельсомино ялганчылар илендә» («Джельсомино в стране лжецов», Дж.Родариның шул исемендәге әкияте буенча, 1976; Татар опера һәм балет театрында куела, 1991) опералары; «Италия турында әкиятләр» («Сказки об Италии», М.Горький әсәрләре буенча, 1965), «Хуҗа Насретдин» (Л.Соловьёв повесте буенча, 1966), «Вий» (Н.Гоголь повесте буенча, 1972), «Аккургаш солдат һәм балерина» («Оловянный солдатик и балерина», Г.Х.Андерсен әкияте буенча, 1976), «Атлантида һәлакәте» («Гибель Атлантиды», А.Беляев повесте буенча, 1977) балетлары һ.б. бар.

Фортепиано өчен 24 прелюдия (1978), орган өчен 24 прелюдия һәм фуга (1981) цикллары алга таба Татарстан композиторлары иҗатында Көнбатыш Европа музыкаль классикасы традицияләре үсешенә булышлык итә.

Якупов — камера-инструменталь әсәрләр (фортепиано өчен квартетлар, сонаталар, сюиталар һәм пьесалар), Я.Райнис (тавыш, скрипка һәм фортепиано өчен, 1967), А.Пушкин (баритон һәм фортепиано өчен, 1977) шигырьләренә вокаль цикллар авторы.

Аның тарафыннан 50 дән артык (шул исәптән үз текстларына) җыр языла. «Кыз җыры» (М.Җәлил шигыре), «Язгы таң» (Н.Гайсин шигыре), «Җир йолдызлары» (С.Шакир шигыре) һ.б. җырлар зур популярлык казана.

«Бишек җыры» (1966), «Балалар өчен ун җыр» («Десять детских песен», 1968), «Батыр куян» (1977) җыентыкларына шактый гына балалар җырлары кергән.

ТР Композиторлар берлеге әгъзасы.

Әдәбият      

Композиторы Татарстана. М., 2009.