- РУС
- ТАТ
җырчы (лирик-драматик тенор), педагог, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978, 1986)
1927 елның 29 августы, Омск өлкәсенең Ишим шәһәре – 1998 елның 13 октябре, Казан.
Казан финанс-икътисад институтын (1951), Казан консерваториясен (А.Шиканян классы) тәмамлый (1957).
1957 елдан Казан консерваториясендә укыта: 1967–1980 елларда башкаручылар факультеты деканы, 1981–1990 елларда укыту эшләре буенча проректор, бер үк вакытта 1982 елдан ялгыз җырлау (вокал), 1990 елдан ялгыз һәм операда җырларга әзерләү кафедрасы мөдире, профессор (1987).
1960–1980 елларда концертлар белән Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә чыгышлар ясый. Воронов репертуарының төп өлешен Көнбатыш-Европа, рус классиклары һәм татар композиторлары әсәрләре тәшкил итә.
Воронов шәкертләре арасында Х.Бигичев, В.Васильев, Р.Гобәйдуллин, Э.Җәләлетдинов, М.Имашев, Чуаш Республикасы халык артисты В.Гордеев, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре С.Кондратьев бар.
Вокаль әзерлек проблемаларына караган хезмәтләр (шул исәптән татар җырчылары белән эшләү методикасы) авторы.
Мәңгелек яшьлек: (З.Байрашеваның иҗат портреты) // Казан утлары. 1967. № 6.
Из опыта работы с татарскими певцами. Некоторые методические принципы ведущих педагогов – вокалистов Татарии // Ученые записки Казанской консерватории. Казань, 1970.
Особенности обучения татарских певцов в консерватории // Музыкальная культура народов Поволжья. М., 1978.
Народные артисты. Казань.1980.
Автор – Т.А.Алмазова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.