- РУС
- ТАТ
(Васильева Анастасия Петровна), җырчы, ТАССРның халык артисткасы (1979)
1943 елның 15 гыйнвары, Теләче районы Субаш авылы – 2006 елның 16 июле.
1965–1996 елларда ТР Җыр һәм бию ансамбле солисты.
Киң диапазонлы һәм үзенә бертөрле түбән тембрлы тавышка ия, татар халык җырларын («Тәфтиләү», «Сәгать чылбыры», «Гөлҗамал», «Ак бүрек», «Карачтау авылы көе» һ.б.) һәм С.Габәшинең «Кәккүк» (Ә.Ерикәй шигыре), Ә.Бакировның «Җидегән чишмә» (Г.Бәширов шигыре) җырларын үзенчәлекле башкаручы.
Василова репертуарына шулай ук рус, украин, башкорт, казакъ, әзәрбайҗан җырлары керә.
ТР Җыр һәм бию ансамбле солисты буларак, Япония, Италия, Франция, Финляндия, Германия, Мальта һ.б. илләрдә гастрольләрдә чыгышлар ясый.
Милли җыр һәм бию ансамбльләренең 1 нче Бөтенроссия смотры лауреаты (1978).
Народные артисты. Казань. 1980.
Автор – В.Н.Горшков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.