Биографиясе

1914 елның 14 декабре, Казан губернасы, Тәтеш өязе Шәмбалыкчы авылы – 2003 елның 24 феврале, город Уфа.

Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт опера студиясен тәмамлый (1938).

1938–1966 елларда Башкорт опера һәм балет театры солисты.

1969 елдан Уфа сәнгать институтында укыта, профессор (1993).

Иҗаты

Вәлиеваның вокаль осталыгы ягымлы, йомшак тембры һәм ихлас күңелдән башкаруы белән аерыла.

Төп партияләре: Каролина («Яшерен никах», Д.Чимароза), Тегермәнче кыз («Гүзәл тегермәнче кыз», Д.Паизиелло), Розина («Севилья чәчтарашы», Дж.Верди), Джульетта («Ромео һәм Джульетта», Ш.Гуно), Лакме (шул исемдәге опера, Л.Делиб), Антонида («Иван Сусанин», М.Глинка), Иоланта (шул исемдәге опера, П.Чайковский), Айсылу (шул исемдәге опера, М.Вәлиев һәм Н.Пейко), Таңсылу («Акбүзат», Х.Заимов һәм А.Спадавеккиа), Наза, Әминә («Кодача», «Салават Юлаев», З.Исмәгыйлев), Алтынчәч (шул исемдәге опера, Н.Җиһанов) һ.б.

Иҗаты

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Хайруллин Р. Мастера оперного искусства Башкирии. Уфа, 1963.

Ахмадиева Р. Бану Валеева. Уфа, 1974.

Валеева Бану Нургалиевна // Башкортостан: Краткая энциклопедия Уфа, 1996.