- РУС
- ТАТ
җырчы (лирик-колоратуралы сопрано), педагог, ТАССРның атказанган артисты (1945)
1912 елның 9 марты, Лодзь шәһәре, Польша — 1995 елның 27 гыйнвары, Казан.
1940 елда Мәскәү консерваториясен (К.Н.Дорлиак классы) тәмамлый.
1941–1957 елларда Татар опера һәм балет театры солисты. 1959–1974 елларда Казан консерваториясендә ялгыз җырлау буенча дәресләр бирә, 1970–1974 елларда опера җырчылары әзерләү кафедрасы белән җитәкчелек итә.
Бер үк вакытта соло концертлары белән чыгыш ясый.
Опера сәхнәсендә Көнбатыш Европа һәм рус композиторларының әсәрләрендәге төп партияләрне башкара: Джильда, Виолетта («Риголетто», «Травиата», Дж.Верди), Розина («Севилья чәчтарашы», Дж.Россини), Кар кызы, Марфа (шул исемендәге әсәр буенча, «Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Микаэла («Кармен», Ж.Бизе), Недда («Паяцы», Р.Леонкавалло) һ.б. Актив рәвештә концертлар куя, грампластинкалар әзерләү өчен Дәүләт радио тапшырулары һәм тавыш яздыру йортында (Мәскәү) фонд әсәрләрен яздыра.
Утропинаның иҗаты эчкерсез, саф, тәэсирле җырлавы, нечкә сәнгати зәвыгы, күтәренке рухлы актёрлык осталыгы белән аерылып тора.
Медаль белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.