Биографиясе

1938 елның 20 маенда Казан шәһәрендә туган.

Композиторлар берлеге әгъзасы (1972).

1966 елда Казан консерваториясен тәмамлый.

1957–1966 елларда Казан, Буада балалар музыка мәктәбе укытучысы, 1970–1977 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре.

1977 елдан Казан консерваториясендә укыта. З.Н.Сәйдәшеваның төп фәнни кызыксынулар өлкәсе татар халык һәм профессиональ музыкасын өйрәнү белән бәйле.

Аның публицистик язмалары Татарстанның хәзерге музыкаль культура үсеше проблемаларына багышлана.

Хезмәтләре

Татарская советская песня. Казань, 1984.

В мире татарской музыки. Казань, 1995.

Современная татарская бытовая песня. Казань, 1997.

Татарская музыкальная этнография. Казань, 2007.

Татарская музыка: история и современность. Казань, 2008.

Әдәбият

Мөслимова Л. Әтидән калган мирас // Сөембикә. 1998. № 5.

Автор – Ф.Ш.Салитова