Биографиясе

1946 елның 6 июлендә Калуга өлкәсенең Козельск шәһәрендә туган.

1971 елда Казан консерваториясен (И.Шәриповның баян классы) тәмамлый. 1971–1989 елларда Казан мәдәният институтында укыта, студентлардан оешкан халык музыка уен кораллары оркестрлары белән җитәкчелек итә.

1989–1993 елларда Казан консерваториясендә (1990 елдан халык музыка уен кораллары кафедрасы мөдире).

1993 елдан үзе оештырган һәм күп кенә халыкара фестивальләр лауреаты булган Татарстан Республикасының Дәүләт халык музыка уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Европа илләрендә гастрольләрдә йөри, мәшһүр башкаручылар белән хезмәттәшлек итә.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2001). Медаль белән бүләкләнә.

Авторы – Ф.Ш.Салитова