- РУС
- ТАТ
Композитор, БАССРның, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе (1991, 1997), БРның халык артисты (1994)
1937 елның 25 июнендә Таҗикстан ССРның Дүшәнбе шәһәрендә туган.
Уфа сәнгать училищесенең хор дирижерлыгы бүлеген тәмамлый (1962), Уфа шәһәрендә музыка мәктәпләрендә укыта, Композиторлар берлеге әгъзасы (1985). Камера-инструменталь, хор әсәрләре, радио һәм телевидение, шулай ук драма спектакльләренә («Әниләр һәм бәбиләр», «Хушыгыз», Т.Миңнуллин; «Медея», Еврипид; «Югалтулар аша», И.Йомагылов һ.б.) язылган көйләр, С.Есенин, М.Цветаева, М.Кәрим, Г.Зәйнашева һ.б.ның шигырьләренә вокаль цикллар авторы.
Р.Х.Сәхәүтдинованың моңлы, халык җырлары традицияләренә якын булган, шул ук вакытта авторлык үзенчәлеге белән аерылып торган җырлары (күбесенчә хәзерге башкорт шагыйрьләре шигыренә) аеруча популяр; алар концертларда, радио һәм телевидениедә яңгырый, аудио- һәм видеоязмалар рәвешендә киң тарала. Х.Бигичев, Н.Кадыйрова, З.Сәхәбиева, Х.Тимергалиева, Р.Ибраһимова кебек күп кенә танылган башкаручылар Р.Х.Сәхәүтдинова җырларын үзләренең репертуарларына кертәләр.
Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге ордены белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.