Биографиясе

1933 елның 26 октябре, Казан — 2010 елның 24 апреле, Мәскәү.

1957 елда Мәскәү консерваториясен (А.Ямпольский классы) тәмамлый. 1959–1974 елларда — музыка училищесендә, 1963–1979 елларда — Мәскәү консерваториясендә укыта, бер үк вакытта, 1966 елдан, Мәскәү филармониясе солисты.

Иҗаты

Татар композиторларының (М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин һ.б.) скрипка өчен язылган күп кенә әсәрләрен беренче булып башкаручы.

Илебездә һәм чит илләрдә гастрольләрдә йөри.

Укучылары арасында халыкара конкурслар лауреатлары, концертлар белән чыгыш ясаучылар, педагоглар Е.Бушков, М.Катаржнова, Н.Должников бар.

6 нчы Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале сәнгать конкурсы (Мәскәү, 1957), П.И.Чайковский исемендәге (Мәскәү, 1958), М.Лонг-Ж.Тибо исемендәге (Париж, 1961), Бельгия королевасы Елизавета исемендәге (Брюссель, 1963) халыкара конкурслар лауреаты.

Автор — Ф.Ш.Салитова