Биографиясе

1927 елның 27 декабре, Үзбәкстан ССР, Бохара өлкәсенең Шерабад поселогы —  1989 елның 9 декабре, Казан.

1950 елда Мәскәү консерваториясен (Е.Торшилова-Серебровская классы) тәмамлый.

1950–1972 елларда Татар опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты (Ш.Гуноның «Фауст» операсында Маргарита партиясе белән беренче тапкыр чыгыш ясый).

Иҗаты

В.Г.Шәрипова Форд ханым рольләрендә

«Виндзор шәһәренең шаян ханымнары», О.Николаи; Педж ханым ролендә – Н.П.Зайцева, Фальстав – Л.С.Верниковский

Төп партияләре: Леонора, Виолетта («Трубадур», «Травиата», Дж. Верди), Ләйлә («Энҗе эзләүчеләр», Ж.Бизе), Чио-Чио-сан («Мадам Баттерфляй», Дж. Пуччини), Татьяна, Иоланта («Евгений Онегин», «Ио ланта», П.Чайковский), Алтынчәч (шул исемендәге әсәр буенча, Н.Җиһанов), Сәрвәр («Башмагым», Җ. Фәйзи) һ.б. Шулай ук оперетталарда да баш рольләрне башкара.

1972–1989 елларда Татар филармониясе солисты.

Шәрипованың концерт репертуарын чит ил, рус, татар композиторларының камера-вокаль әсәрләре тәшкил итә. Матур тышкы кыяфәткә, сыгылмалы, барлык регистрларда да тигез яңгырашлы, йомшак тембрлы тавышка ия.

В.Г.Шәрипова Адель рольләрендә

«Ярканат», И.Штраус; Фальк ролендә – А.Матеосов

Әдәбият   

Ванслов В. Торжество ума и сердца // Театральная жизнь. 1963. № 13; 

Куликов В. Завидное долголетие // Театральная жизнь. 1964. № 6.

Автор — Ф.Ш.Салитова