Биографиясе

1979 елның 17 октябрендә Ташкентта туган.

1998 елдан Казан консерваториясенең дирижерлык-хор, бер үк вакытта, 1999 елда, вокал факультетларында укый. 2004 елда Мәскәү консерваториясен (Г.Писаренко классы) тәмамлый, 2006–2008 елларда «Хьюстон Гранд-опера»да (АКШ) стажировка уза.

2004–2006 елларда – К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театры, 2007 елдан Татар опера һәм балет театры солисты.

Россия һәм чит илләр буйлап гастрольләрдә йөри, Зур театр, «Ла Скала» (Италия), «Метрополитен-опера», «Хьюстон Гранд-опера», Сан-Франциско, Лос-Анджелес (АКШ) шәһәрләрендәге опера театрлары, Вена, Гамбург опералары һ.б. сәхнәләрендә танылган опера партияләрен башкара.

Халыкара музыкаль фестивальләрдә, шул исәптән Зальцбургта (Австрия) Моцарт исемендәге, «Флорентийский май» (Италия) фестивальләрендә катнаша.

Р.Муть, З.Мет, Вл.Спиваков, Вл.Федосеев, Ф.Мансуров, А.Фомани, А.Фишер, С.Сондецкис, Р.Салаватов, П.Симмерс, А.Сладковский, Б.Тевлин җитәкчелегендәге симфоник оркестрлар белән чыгыш ясый.

Репертуарын Графиня, Донна Анна, Төн патшабикәсе («Фигароның өйләнүе», «Дон Жуан», «Тылсымлы флейта», В.А.Моцарт), Джильда, Виолетта («Риголетто», «Травиата», Дж.Верди), Лючия («Лючия ди Ламмермур», Г.Доницетти), Микаэла («Кармен», Ж.Бизе), Аккош-патшабикә, Шамахан патшабикәсе («Салтан патша турында әкият», «Алтын әтәч», Н.Римский-Корсаков), Зәйтүнә («Шагыйрь мәхәббәте», Р.Ахиярова) опера партияләре; «Реквием» (В.А.Моцарт), «Реквием» (Дж. Верди), «Stabat Mater» (Дж.Перголези), «Немец реквиемы» (И.Брамс), 8 нче симфония (Г.Малер), «Глория» (Ф.Пуленк) соло партияләре, Р.Глиэр оркестры белән сопрано өчен концерт һ.б.; Көнбатыш Европа, рус, татар композиторларының (С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Р.Яхин, А.Монасыйпов һ.б.) камера-вокаль әсәрләре, татар халык җырлары («Әллүки», «Гөлҗамал», «Бөдрә тал») һ.б. тәшкил итә.

Җырчының тавышы аеруча аһәңле һәм җиңел яңгырашлы булуы, башкаруы югары профессиональлеге, артистларча образга керү осталыгы белән аерылып тора.

Бүләкләре

Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары: Бөтенроссия опера җырчылары ачык конкурсы (Санкт-Петербург, 2002), Ф.Виньяс исемендәге Халыкара опера җырчылары конкурсы (Барселона, 2003), М.Глинка исемендәге 21 нче халыкара конкурс (Чиләбе, 2005, беренче бүләк), П.Чайковский исемендәге 13 нче халыкара конкурс (Мәскәү, 2007, беренче бүләк һәм алтын медаль) һ.б. конкурслар лауреаты.

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2011), РФ Театр эшлеклеләре берлегенең «Алтын битлек» (Золотая маска») милли бүләге (2012) лауреаты.

Авторы – Ф.Ш.Салитова