Биографиясе

1925 елның 1 октябре, Арча кантоны Түбән Кенә авылы – 2009 елның 24 декабре, Мәскәү; Казанда җирләнә.

1939–1942 елларда Казан музыка училищесенең вокал бүлегендә укый. 1941 елда ТАССРның Җыр һәм бию ансамблендә, 1942–1966 елларда Татар филармониясе солисты.

Бөек Ватан сугышы елларында фронт концерт бригадасы составында эшли. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында катнаша.

Актив концерт эшчәнлеге алып бара. Радио һәм телевидениедә чыгышлар ясый, Татарстанда, СССР республикалары һәм өлкәләрендә гастрольләрдә йөри.

Иҗаты

Җырчының репертуарын, башлыча, татар халык җырлары («Галиябану», «Зөләйха», «Мәрфуга», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» һ.б.), Татарстан композиторларының (С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, Н.Җиһанов һ.б.) җырлары һәм операларыннан, музыкаль комедияләрдән арияләр; башкорт халык җырлары, башкорт композиторларының вокаль әсәрләре тәшкил итә. Бигрәк тә илһамланып һәм ихлас күңелдән борынгы татар халык көйләрен башкара. Җ.С.Сәләхованың тавышы тулы яңгырашлы, иркен сулышлы, ачык тембрлы булуы белән аерылып тора, башкаруына күтәренке рух, тотнаклылык, сәхнә нәзакәтлелеге, тыңлаучылар күңеленә юл таба белү хас. Татар халкының җыр мирасын пропагандалауга күп көч куя.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.