Биографиясе

1922 елның 20 ноябре., БАССРның Бәләбәй районы Ихсан авылы, хәзер Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы – 2015 елның 7 октябре, Уфа шәһәре.

1941–1942 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт опера студиясендә укый.

1938–1972 елларда Башкорт опера һәм балет театры солисты.

Төп партияләре: Азучена, Амнерис («Трубадур», «Аида», Дж. Верди), Кармен (шул исемдәге әсәр буенча, Ж.Бизе), Любаша («Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Кончаковна («Князь Игорь», А.Бородин), Ольга һәм Няня, Любовь, Полина («Евгений Онегин», «Мазепа», «Пики дамасы», П.Чайковский), Тугзак («Алтынчәч», Н.Җиһанов) һ.б. Башкорт композиторлары операларындагы Айсылу («Сакмар», М.Вәлиев), Яланбикә («Давыл», Р.Мортазин), Яубикә, Көнбикә («Шәүрә», «Салават Юлаев», З.Исмәгыйлев) һ.б. партияләрне беренче башкаручы. Җырчының концерт репертуарын рус һәм чит ил, башкорт һәм татар композиторларының әсәрләре, башкорт һәм татар халык җырлары тәшкил итә. 1 нче Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты (Прага, 1947).

Әдәбият

Хайруллин Р. Мастера оперного искусства Башкирии. Уфа, 1967.