Биографиясе

1951 елның 8 июле, Түбән Кама районы Шәңгәлче авылы – 2019 елның 29 ноябре, Казан шәһәре.

1976 елда Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң, Татар опера һәм балет театры солисты. 30 дан артык партия башкара: Фигаро («Севилья чәчтарашы», Дж. Россини), Валентин («Фауст», Ш.Гуно), Генрих Айзенштайн, Кизү («Ярканат», «Төрмә кизүе», И.Штраус), Евгений Онегин (шул исем. әсәр буенча, П.Чайковский), Мизгирь («Кар кызы», Н.Римский-Корсаков), Вафа («Башмагым», Җ.Фәйзи), Хан, Канзафаров («Алтынчәч», «Муса Җәлил», Н.Җиһанов), Ислам («Җиһангир», Р.Гобәйдуллин), Мулла («Кара йөзләр», Б.Мөлеков).

1974 елдан концерт эшчәнлеге алып бара, телевидение һәм радиодан чыгышлар ясый. Репертуарында илебез һәм чит ил композиторларының опера әсәрләре, камера әсәрләре, татар халык һәм эстрада җырлары бар. Истә калырлык тембрлы, киң диапазонлы баритон тавышка ия. 1997 елдан Казан консерваториясенең музыкаль театр кафедрасында укыта.

Әдәбият

Зәйдулла Р. Сәхәбинең сәхабәлеге // Идел. 2000. № 1.

Галиев М. Иде... Иде дисәм, кичерерсез мине // Сәхнә. 2004. № 6.