Эчтәлек

Биографиясе

1962 елның 11 августында Апас районы Югары Балтай авылында туган.

1989 елда Казан консерваториясен (Ә.Заһидуллина классы) тәмамлый.

1989–1998 елларда Татар филармониясе солисты.

2001 елдан мөстәкыйль концерт эшчәнлеге алып бара, бер үк вакытта, 2005 елдан, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.

Репертуарында – хәзерге татар композиторларының җырлары (шул исәптән И.Закировның Ш.Җиһангирова сүзләренә язылган «Сөюем бакчасы», И.Мәҗитовның Г.Зәйнашева сүзләренә язылган «Казан – минем язмышым», Л.Хәйретдинованың Г.Рәхим сүзләренә язылган «Янма син, йөрәк!»), татар классик эстрада музыкасы (С.Сәйдәшев, А.Ключарёв, Р.Яхин һ.б.ның әсәрләре), халык җырлары, рус романслары.

С.Сәйдәшев исем. 1 нче республика конкурсы (1990), халыкара «Татар җыры – 1993» конкурсы лауреаты.