Биографиясе

1962 елның 11 октябре, Арча районы Симетбаш авылы.

1987 елда Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлый, Казанның төзелеш оешмаларында эшли.

1992 елдан Татар филармониясе солисты, 1994 елдан «Моң» исемле шәхси студиясен җитәкли. Казан, Уфа, Татарстан һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә, шулай ук Татарстан Республикасыннан читтә татарлар тупланып яшәгән җирләрдә концертлар белән чыгышлар ясый.

Репертуарында – 200 дән артык җыр, башлыча, хәзерге татар композиторларының әсәрләре; 20 альбом яздыра.

2007 елдан шәхси «Акчарлак» нәшрият йортын җитәкли, «Акчарлак» газетасын нәшер итә.

«Татар җыры» конкурслары лауреаты (2000, 2001, 2002, 2003, 2004).

Әсәрләре

Язмышны һәркем үзе яза (әдәби-документаль җыентык). Казан, 1998.