Биографиясе

1909 елның 21 гыйнвары, хәзер Казахстан Республикасы Уральск шәһәре – 1997 елның 14 феврале, Казан шәһәре.

Н.Г.Җиһановның абыйсы.

1940 елда Мәскәү консерваториясен дирижерлык буенча (Г.А.Столяров классы) тәмамлый. 1940–1970 елларда Татар опера һәм балет театры дирижеры.

Н.Җиһановның «Алтынчәч» (1 нче редакция, 1941; 2 нче редакция, 1956), «Илдар» (1942), «Түләк» (1945), «Намус» (1950), С.Сәйдәшев һәм А.Ключарёвның «Наёмщик» (1962) операларының; Н.Җиһановның «Зөһрә» (1946), А.Ключарёвның «Тау әкияте» (1951), Ә.Бакировның «Алтын тарак» (1957), Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш» (1959) һ.б. балетларының беренче куелышларында катнаша.

Симфоник концертлар белән дирижерлык итә.

1945–1971 елларда – Казан консерваториясендә, 1970–1987 елларда Казан педагогика институтында укыта (1970–1979 елларда җыр һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире).

Хезмәтләре

Воспоминания. Казань, 1985.

В мире музыки. Казань, 1990.

Автор – Ф.Ш.Салитова