Биографиясе

1910 елның 23 декабре (1911 елның 5 гыйнвары), Казан губернасы Чистай шәһәре – 2002 елның 13 декабре, Мәскәү шәһәре.

Урта мәктәптә һәм Казан медицина техникумында укыган вакытта үзешчән сәнгатьтә катнаша.

1930 елдан Татар академия театрында.

1930 елда «Эшче» операсында Сәлимә һәм Сәрби рольләрен башкара.

1931–1936 елларда Үзәк театр сәнгате техникумында (Мәскәү), 1937–1941 елларда Зур театр студиясендә (А.В.Нежданова классы) укый.

1936–1940 елларда һәм 1944–1948 елларда Бөтенсоюз концерт берләшмәсе артисты.

1941–1944 елларда һәм 1950–1952 елларда Казан филармониясе солисты.

Татар композиторлары әсәрләрен, рус халык һәм чит ил классик җырларын башкара.

1930–1940 елларда Бөтенсоюз һәм Татар радиоларыннан чыгышлар ясый.

 Ленинградта 2 нче Бөтенсоюз музыкант-башкаручылар конкурсы лауреаты (1935 ел).

Әдәбият

Зелов Н. В гостях у Наили Рахматуллиной // Советская музыка. 1973. № 8.