Биографиясе

1926 елның 18 мае, Буа кантоны Иске Шәйморза авылы – 1997 елның 11 октябре, Казан, Чүпрәле районының Кече Шәйморза авылында җирләнә.

1954–1962 елларда ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле солисты, 1963–1979 елларда Татар филармониясендә.

Җырчы репертуарын халык җырлары, Татарстан композиторларының вокаль әсәрләре тәшкил итә (З.Хәбибуллин, С.Садыйкова, Ә.Бакиров, Р.Яхин әсәрләрен беренче башкаручы). Рәхимкулов башкаруында С.Садыйкованың «Балкый Шәйморза утлары», «Зәңгәр төймә», «Керфегеңә тамармын мин» җырлары популярлык казана.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Габдулла Рәхимкулов. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Аның иҗаты үзенчәлекле булуы, төсмерләр байлыгы, татар музыкаль фольклоры нечкәлекләренә тирәнтен төшенүе белән аерылып тора. Рәхимкулов халыкчан җырлау традициясен саклау һәм үстерү юнәлешендә иҗат итә. Татар халкының борынгы озын көйләрен аеруча зур осталык белән җиренә җиткереп башкара.

Татарстан радио һәм телевидениесе аша чыгышлар ясый, грампластинкалар яздыра, актив концерт эшчәнлеге алып бара. Казанның бер урамы аның исемен йөртә.

Әдәбият

Баттал Ф. Онытырлык түгел аны // Сәхнә. 2011. № 7.

Сәйфуллин Р. Халкыбызның үз җырчысы // Халыкка багышланган тормыш. Казан, 2012.

Автор – Ф.Ш.Салитова