Биографиясе

1937 елның 30 июнендә Казан шәһәрендә туган.

Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң (1961 ел), Кызыл (Тува) шәһәре музыка училищесендә, 1962 елдан Ташкент консерваториясендә укытучы булып эшли. 1968 елдан Казан педагогика институтында, музыка теориясе, тарихы һәм музыка уен кораллары кафедрасы мөдире (1977–1997 еллар).

Мәктәп укучыларына эстетик тәрбия бирүгә, музыка укытучыларының белемен күтәрүгә, татар музыка культурасы тарихына багышланган 60 тан артык хезмәт авторы.

Берничә ел рәттән «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең Казан телевидение студиясендә «Музыка тарихы сәхифәләре» тапшырулар циклын алып бара.

Хезмәтләре

История татарской музыки: Учеб. пособие. Казань, 1986.

Татарская музыка на уроках сольфеджио: Учеб. Казань, 1993.

Әдәбият

Кантор Г.М. Музыковеды Казани: Биобиблиогр. словарь. Казань, 2000.

Автор – Ф.Ш.Салитова