Биографиясе

1905 елның 28 декабре (1906 елның 10 гыйнвары), Чернигов губерниясе Сновск шәһәре — 1979 елның 28 июне, Казан, Киевта җирләнә.

1913–1915 елларда Чернигов музыка училищесендә укый.

1927 елда — Киев консерваториясен (Д.Бертье классы) скрипка классы буенча, 1930 елда Н.Лысенко исемендәге Киев музыкаль-драма инcтитутын (В.Бердяев һәм А.Орлов класслары) дирижерлык буенча тәмамлый.

1931–1935 елларда Ленинград консерваториясендә М.Штейнбергта, читтән торып, музыка теориясен һәм композициясен өйрәнә.

1920 елдан Кызыл Армия сафларында, Г.И.Котовский кавалерия бригадасында быргычы-сигналчы.

1922–1926 елларда Киев югары хәрби мәктәбе оркестрында.

1930–1934 елларда Киев опера оркестры скрипкачысы, Самара музыка училищесе укытучысы; Харьков шәһәре радиокомитеты оркестры скрипкачысы һәм дирижер ассистенты, консерватория укытучысы.

1934–1937 елларда Сталино шәһәрендә (хәзер Донецк шәһәре) үзе оештырган симфоник оркестрның баш дирижеры.

1937–1941 һәм 1945–1962 елларда Украина ССР Дәүләт симфоник оркестрның баш дирижеры.

1941–1945 елларда СССР Дәүләт симфоник оркестры баш дирижеры.

1962 елдан илнең бик күп симфоник оркестрлары белән, чакырылган дирижер буларак, концерт эшчәнлеге алып бара.

1966 елда Татар филармониясе симфоник оркестрын оештыра (хәзер ТРның Дәүләт симфоник оркестры), 1979 елга кадәр аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры була.

Бер үк вакытта, 1946–1966 елларда — Киев консерваториясенең, 1967–1975 елларда Казан консерваториясенең оркестр белән дирижерлык итү классы профессоры. Укучылары арасында (Казанда эшләгән чорда) — В.М.Васильев, В.Н.Венедиктов.

Иҗаты

Рахлин — XX йөзнең иң күренекле дирижерларыннан берсе. Аның уникаль дирижерлык сәләтен, кабатланмас башкару стилен оркестрның сәнгати һәм техник мөмкинлеген тирән һәм һәрьяклап аңлавы, барлык оркестр уен кораллары белән профессиональ эш итә белүе аерып тора. Көйне тоемлау һәм истә калдыру сәләте аңа кыска гына вакытта катлаулы партитураларны үзләштерү мөмкинлеген бирә.

Рахлинның башкару манерасына көчле темперамент, артистлык осталыгы, нәфис кул хәрәкәте, югары дәрәҗәдә камил дирижерлык техникасы хас.

Рахлин репертуары 1000 нән артык симфоник әсәрне үз эченә ала; аның нигезен чит ил һәм рус классик, хәзерге украин һәм татар симфоник музыкасы тәшкил итә.

Дирижер бигрәк тә романтик композиторлар музыкасын башкаручы интерпретатор буларак киң танылу ала. Л.Бетховен, Г.Берлиоз, Р.Вагнер, Ф.Лист, Г.Малер, П.Чайковский, С.Рахманинов, А.Скрябин, Н.Мясковский һәм башкаларның симфоник әсәрләренең барысында диярлек башкара.

Рахлинның дирижерлык осталыгы, артистлыгы, темпераменты И.С.Бахның «Чакона»сын (үзе оркестрга салган), Л.ван Бетховенның 9 нчы симфониясен, Г.Берлиозның «Фантастик симфония»сен, П.Чайковскийның 6 нчы симфониясен, «Манфред» симфониясен һәм «Франческа да Римини» фантазиясен, Д.Шостакович симфонияләрен (композиторның 11 нче симфония премьерасына дирижерлык итә), Г.Свиридовның «Патетик оратория»сен башкарганда аеруча ачык күренә.

Рахлин татар симфониясе үсешенә зур өлеш кертә. Аның тарафыннан оештырылган коллектив СССР күләмендә иң яхшылардан була (1973 елда Бөтенроссия һәм 1977 елда Бөтенсоюз симфоник оркестрлар конкурсы лауреаты).

Рахлин җитәкчелегендәге гастрольләр СССРның күп шәһәрләрендә (Мәскәү, Ленинград, Сочи, Кисловодск һәм башкалар) уңышлы үтә.

Дирижер Татарстан композиторларының симфония иҗатына нигез салучы, Н.Җиһанов, Ф.Әхмәтов, А.Ключарев, А.Луппов, Л.Любовский, Р.Белялов һәм башкаларның симфонияләрен, сюиталарын, концертларын беренче башкаручы була.

Рахлин классик, шулай ук хәзерге композиторларның күп кенә партитураларының, шул исәптән С.Сәйдәшев иҗат иткән «Совет Армиясе маршы»ның оригиналь редакцияләре авторы.

Бүләкләре

1 нче Бөтенсоюз дирижерлар конкурсы лауреаты (1938).

СССР Дәүләт премиясе (1952), Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Ялта шәһәрендә 1998 елда Рахлинның музей-йорты ачыла,

Америка Кушма Штатларында 1999 елдан Рахлин истәлегенә Мемориаль фонд эшләп килә.

2006 елда Украина, Америка Кушма Штатлары һәм башка илләрдә концертлар, фестивальләр һәм истәлекле чаралар белән Рахлинның 100 еллыгы билгеләп үтелә.

Казанда Рахлин исемендәге 1 нче Халыкара музыка фестивале оештырыла.

2011 елдан даими рәвештә Халыкара «Рахлин сезоннары» фестивале уздырыла.

Казанның бер урамы аның исемен йөртә.

Әдәбият

Матусевич Н. Натан Григорьевич Рахлин — народный артист СССР. Киев, 1960;

Натан Рахлин: Статьи. Интервью. Воспоминания. М., 1990;

Натан Рахлин: Материалы, статьи, воспоминания, интервью. К., 2006.

Автор Г.М.Кантор