Биографиясе

1900 елның 25 августы, Севастополь шәһәре – 1978 елның 25 феврале, Уфа шәһәре.

1928 елда Башкорт сәнгать техникумының тынлы уен кораллары бүлеген тәмамлый.

1929–1930 елларда Башкорт драма театрының музыка бүлеге мөдире, 1930–1938 елларда, 1945–1947 елларда Башкорт радиосында музыкаль тапшырулар мөхәррире, 1943–1945 елларда Уфа гарнизонының хәрби оркестры музыканты, 1945–1969 елларда БАССР Мәдәният министрлыгының Сәнгать эшләре идарәсе каршындагы фольклор кабинеты фәнни хезмәткәре.

Композиторлар берлеге әгъзасы (1943 ел). К.Й.Рәхимов татар һәм башкорт музыкаль фольклорын туплау һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. 400 гә якын башкорт, татар һәм рус халык көйләренең үрнәкләрен нотага сала.

БАССРның гомуми белем мәктәпләре өчен музыка буенча беренче уку әсбаплары авторы.

Төп әсәрләре

Башкорт халык көйләре «Ашҡаҙар» һәм «Перовский» (оркестр өчен), «Салават» һәм «Бейеш» (хор һәм оркестр өчен), «Сандуғач» һәм «Зөлхиҗә»гә (оркестр белән тавыш өчен) эшкәртмәләр; М.Бурангуловның «Башкорт туе», Д.Юлтыйның «Карагол», А.Таһировның «Үрнәк» әсәрләре буенча спектакльләргә музыкаль бизәлеш; «С.Сәйдәшев темасына Шәрык маршы», «Башҡорт маршы»; симфоник һәм тынлы оркестр өчен пьесалар; башкорт һәм татар шагыйрьләре шигырьләренә хор җырлары, җырлар һәм романслар һ.б.

Әдәбият

Композиторы Башкирии: краткий биографический сборник. Уфа, 1982.